Интеллектуаль квест үтте
Яңалыклар

Интеллектуаль квест үтте

- Кичә, 16 декабрьдә, Мөслим гимназиясендә 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен математика, физика һәм информатика буенча интеллектуаль квест оештырылды, - дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.

Чарага районның 13 мәктәбеннән командалар тупланып килгән. Мөслим гимназиясе һәм Тат.Бүләр урта мәктәбе командалары беренче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнгәннәр. Икенче урында - Г.Тукай  исемендәге Мөслим урта мәктәбе һәм Баек төп мәктәбе командалары. Өченче дәрәҗә диплом Михайловка урта мәктәбе командасына бирелгән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев