Имтиханнар чорында психолог сүзе: Әти-әниләр «балам» дип булса да дәшсеннәр иде...
Җәй башы – укучыларыбызның имтиханнарда белемнәрен сынар чак җитте
Казанның 161нче мәктәбе психологы, татар теле укытучысы Гөлназ Сабирова белән балаларның имтиханнар чорында күңел халәте, аларны тынычландыру юллары, ата-аналарның үз-үзләрен дөрес тотышы турында әңгәмә кордык.
- Гөлназ Насыйбулловна, балалар өчен җаваплы, җитди көннәр җитте. Психолог буларак сезгә нинди борчулар белән киләләр?
- Имтихан, имтихан инде ул. Бик тыныч балаларда да каушау сизелә. Вариантлар күп бит, үзләштереп бетерә алмабыз дип куркалар, шуңа күрә, уку тәмамланганчы, төрле тренинглар уздырдык. Дөрес сулыш алымнарын кабатладык. Дүрткә кадәр санап, сулыш алабыз, аннары дүрткә кадәр санап пауза, кабат дүрткә кадәр санап, ярымачык авыз белән тулысынча чыгарырга кирәк. Күзләрен йомдырып, тыныч кына музыка куеп, кош, диңгез тавышлары тыңлатып, яраткан урыннарын күз алдына китереп, укучылар белән шундый күнегүләр ясадык. Аннары шәм яндырып, матур теләкләр теләп, бер-берсенә җибәрделәр.
Имтихан вакытында белгәнеңне дә оныткан кебек буласың икән, бер мәлгә игътибарны читкә юнәлтергә кушам. Каушап, югалып каласыз икән, бу дөньядан бөтенләй «өзелеп» торыгыз дим. «Ах, чәчем тәмле исле икән...», «карале, укытучының күлмәге нинди затлы», «ә көн нинди җылы, кояш яктырта», дип шулай уйланып алыгыз, дим. Берәр дүрт сәбәп табып, игътибарны шулай читкә юнәлтеп алсаң, баш мие җайланып китә, онытылган әйберләр акрынлап искә төшә.
Балаларда ярсып китү очраклары да була, шуның аркасында кайберәүләр «промежуточный» яза алмый. «Син имтиханны бирә алмаячаксың» дип, начар укучыларны куркыткан укытучылар да була, кызганыч. Шулай дип елап килгәннәрне юатырга туры килә.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев