Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Икмәк кабул итәргә әзерлек бара

Икмәк кабул итү предприятиясендә бу көннәрдә яңа уңышны кабул итүгә әзерлек бара. Икмәк саклау складларына агымдагы ремонт эшләре үткәрелгән, буяу-агарту эшләре башкарылган. Киптерү, күтәртү, бушату җайланмалары ремонтланган, куркынычсызлык чаралары таләпләргә туры китереп куелган. Үлчәү җайланмалары дәүләт органнарында тикшерү узган, тиешле документлар алынган. Складларга гермитизация, газация, ягъни корткыч бөҗәк, кимерүчеләргә каршы...

Икмәк кабул итү предприятиясендә бу көннәрдә яңа уңышны кабул итүгә әзерлек бара. Икмәк саклау складларына агымдагы ремонт эшләре үткәрелгән, буяу-агарту эшләре башкарылган. Киптерү, күтәртү, бушату җайланмалары ремонтланган, куркынычсызлык чаралары таләпләргә туры китереп куелган. Үлчәү җайланмалары дәүләт органнарында тикшерү узган, тиешле документлар алынган. Складларга гермитизация, газация, ягъни корткыч бөҗәк, кимерүчеләргә каршы агулау үткәрелгән. Предприятиены яңа сезонга кабул итү 8 июльдә башкарылачак. Чарада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан, "Ашлык сыйфатын билгеләү үзәге" оешмасыннан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән вәкилләр булыр, дип көтелә. Икмәк ташуга әзерләнгән техника бүген "Органик-Групп" агрофирмасына караган бүлекчәләрдә печән-сенаж әзерләүдә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев