6 июль 2016 яңалыклары
-
Игелек күңелләрдә - район мәдәният йорты картлар һәм инвалидлар йортында кунакта булып, концерт программасы тәкъдим иттеләр
6 июль көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре картлар йортында концерт куйдылар. Биредә район Советы аппарат җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов һәм район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов чыгыш ясады.
-
200 һәм 2000 сумлыкларда Казан күренеше булырга мөмкин
Әлегә 200 һәм 2000 сумлык купюралар тышлыгына нәрсә төшереләсе билгеле түгел. Ләкин моны Россия халкы үзе хәл итәчәк. Шунысы мөһим: Казаныбыз да яңа төр кәгазь акча тышлыгына эләгергә мөмкин. Моның өчен татарстанлыларга тырышырга гына кирәк.
-
Икмәк кабул итәргә әзерлек бара
Икмәк кабул итү предприятиясендә бу көннәрдә яңа уңышны кабул итүгә әзерлек бара. Икмәк саклау складларына агымдагы ремонт эшләре үткәрелгән, буяу-агарту эшләре башкарылган. Киптерү, күтәртү, бушату җайланмалары ремонтланган, куркынычсызлык чаралары таләпләргә туры китереп куелган. Үлчәү җайланмалары дәүләт органнарында тикшерү узган, тиешле документлар алынган. Складларга гермитизация, газация, ягъни корткыч бөҗәк, кимерүчеләргә каршы...
-
"Су буенда сак бул" активисталар шундый лозунг белән Мөслим урамнарына чыктылар
1 июль көнне "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре , "Яшь Гвардия" һәм "Очкын" хәрәкәте активистлары Мөслим урамнарына акциягә чыкты. Шул рәвешле яшьләр төзелеш һәм су керү урыннарында уяу булу кирәклеген искәртте. Егет-кызлар, төзелеш барган җирдә үзеңне ничек тотарга, нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген аңлатып, буклетлар тараттылар. Балаларны өлкәннәрдән башка сулыклар янына...