Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Игенче авылындагы «Наз» чишмәсендә өмә узды

Чишмә тирәсен тагын да матуррак итү максаты белән чәчәкләр, агач үсентеләре утырттылар

Игенче авылы яныннан агучы "Наз" чишмәсе шушы җирлектә яшәүчеләренең генә түгел, кунакларны да матурлыгы, саф суы һәм урнашкан урыны белән үзенә җәлеп итеп тора. Еш кына монда якташлар җыелып ял итеп, чишмәнең саф суын татып, җаннарына һәм тәннәренә сихәт алып китәләр.

"Әлеге урын чын мәгънәсендә авылыбызның үзенә тартып торучы бер ял урынына әверелде."Наз" чишмәсе буйларын тагын да уңайлы, тагын да матур итү максаты белән аның территориясендә өмә оештырып чәчәкләр, төрле агач үсентеләре утырттык. Аларга су сиптек. Туган ягыбыз табигатенә якташларыбыз сакчыл карашта булыр дигән өметтә калабыз. Барлык катнашучыларга рәхмәтләребезне белдерәбез", - диләр Тойгелде мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре.

Фотолар - Тойгелде мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев