Вәрәшбаш авылында яшәүче Миләүшә Хәсәнова “Татмедиа” АҖнән инструментлар җыелмасы отты. Ул бүләк уйнатуда беренче генә тапкыр катнашмый. Яртыеллык саен биш-алты газета-журналга языла һәм бүләкләр ота. Сәбәбе гади: газета-журналларга иң күп язылучылар арасында бүләкләр аерым уйнатыла. Ә Миләүшә ханым яртыеллык саен дистәләгән газета-журналга языла. Укытучы буларак, “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналларын алдыра. Балаларын да онытмый: “Салават күпере”, “Сабантуй” журналлары, “Көмеш кыңгырау” газетасы аларга адресланган. Улы Ислам “Казан утлары”н укырга ярата икән. Ә “Авыл утлары” газетасы район күләмендәге вакыйгалар турында сөйли. “Һәрберсе мөһим һәм кирәк!” – ди Миләүшә ханым.
– Китап-журналларга мәхәббәт әтидән күчкәндер. Әти укырга ярата иде. Китапханәдә ул укымаган бер китап та калмагандыр. Һәрвакыт күпләп газета-журналлар алдырды. Абый да (авт. – Рус Шуган мәктәбе директоры Фирдәүс Фәрхетдинов турында сүз бара) укырга ярата. Безгә килсә, берәр сәгать газета-журналлар укып, кымшанмыйча да утыра, – ди Ми-ләүшә, елмаеп.
Миләүшә Хәсәнова үзе дә мәкаләләр яза. Мәкаләләре “Авыл утлары” газетасында да, республика матбугатында да басылып тора.
– Беренче язмам “Яшь ленинчы” газетасында дөнья күрде. Газета аша бер кыз белән таныштык. Аңа хатлар күп килгән, күрәсең, миңа Гөлмирә исемле икенче кыз җавап язды. Еллар дәвамында хатлар алышып, кияүгә чыгып, бәби алып кайтканнан соң күрештек! Әле дә аралашабыз, – ди Миләүшә.
Райондашыбызның беренче шигыре исә “Авыл утлары” газетасында дөнья күргән. Аның өчен хәтта 1 сум гонорар да түләгәннәр!
– Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәзкирә Низамиева дежур укучыга шигырь язып килергә куша иде. Без сыйныфта 4 бала укыдык. Дүрт көн саен шигырь язарга туры килә иде. Җиләк турындагы шигыремне район газетасына җибәрдек. Ул газетада басылып чыккач, бик сөендем! – ди райондашыбыз.
Тәзкирә апа укучыларында иҗатка мәхәббәт уяткан. Хәзер Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Миләүшә Хәсәнова да балаларны иҗатка дәртләндерә: укучыларының язмаларын газета-журналларга җибәрә.
Лилия Шәймиева фотосы.
Нет комментариев