Яратуга корылган дуслык
“ТАТМЕДИА” АҖ вакытлы матбугатка язылучылар арасында яртыеллык саен бүләкләр уйната
Бүләк уйнатуда катнашу өчен “ТАТМЕДИА” АҖнең кимендә ике басмасына – бер журналга һәм газетага язылырга кирәк. Мөслим авылында яшәүче Марина Бәдретдинова “Авыл утлары” газетасына һәм “Казан утлары”, “Сөембикә” журналларына язылган. Район газетасы почта аша килә. Журналларга Марина ханым альтернатив ысул белән, ягъни “Авыл утлары” газетасы аша язылган. Бу очракта журналларны редакциядән килеп алырга кирәк.
– Барысын да укып барам, дип әйтә алмыйм, шулай да карап чыгам. “Авыл утлары” газетасы атна саен килә, аны укыйм. “Казан утлары”на яңа әсәрләр белән танышып бару өчен язылам. “Сөембикә” журналы хатын-кызлар өчен кызыклы темалар тәкъдим итә. Андагы “Татар гаиләсе”, “Тормыш кагыйдәләре” сәхифәләрен яратып укыйм, – ди Марина Ранасовна. – Почта аша өйгә килүче вакытлы матбугат сиңа тәгаенләнгән, ул шуның белән кадерле дә. Буяу исе килүче кыштырдап торган газета-журналны уку рәхәт! Бу – минем өчен иң рәхәт ял!
Укуга, вакытлы матбугатка мәхәббәт Марина Бәдретдиновага әти-әнисеннән күчкән.
– Әти-әнием бик күп газета-журналлар алдыра иде. “Аргументы и факты”, “Республика Татарстан” газеталары, “Роман-газета”, “Человек и закон”, “Здоровье”, “Крестьянка”, “Работница” журналлары килә. Укытучы буларак, әни “Совет мәктәбе”н алдыра, без – балалар өчен “Яшь ленинчы”, “Пионерская правда” газеталарына, “Пионер”, “Молодая гвардия” журналларына языла иде, – дип искә ала Марина Ранасовна. – Район үзәге безнең авылдан 10 километр ераклыкта урнашкан. Хат ташучы Мәгъзүмә апа газета-журналларны ат белән барып ала иде. Без, бала-чага, аны күрү белән каршына йөгерәбез. Мәгъзүмә апаның почта китергәнен көтеп тормыйча, һәрберебез газета-журналларны шулай барып ала иде.
Марина ханым “Татмедиа” АҖнән автомобиль өчен тузан суырткыч отты. “Беренче тапкыр бүләк отуым, – ди ул. – Беренче һәм бик кадерле бүләк!”
Динар Нуретдинов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев