Яңа Усы авылы янындагы басуда “Полесье” маркалы комбайнга ут капкан
Ел башыннан бу – 17нче янгын очрагы
16 октябрь көнне Яңа Усы авылы янындагы басуда “Полесье” маркалы комбайнга ут каба. Янгын нәтиҗәсендә техника тулысынча янып бетә.
“Янгынның сәбәбе – транспорт механизмы төеннәренең төзек булмавы. Ел башыннан бу – 17нче янгын очрагы. Бүгенге көндә тикшерү эше бара”, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.
Фото – В.Тайбактин.
Нет комментариев