Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм чаралары үтте

Катнашучыларның күңелләренә фильм хуш килде, мондый матур Раштуа кичәсен оештыручыларга рәхмәт сүзләре белдерделәр.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре кысаларында төрле чаралар оештырыла һәм үткәрелә. 7 гыйнварда Россиядә һәм дөньяның йөздән артык илендә христиан һәм дәүләт бәйрәменең берсе - Раштуа билгеләп үтелә! Мондый бөек вакыйганы бәйрәм итү кысаларында Мөслим интернат-йортында “Раштуа тарихы” дигән әңгәмә оештырылды. Г.Ф. Кашапова бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, Раштуага багышланган хикәяләр укыды. Социаль хезмәтләрдән файдаланучы Йосыпов Рафаил Раштуаны бәйрәм итүнең халык традицияләре турында сөйләде. Чара ахырында «Вечера на хуторе близ Диканьки» фильмын карарга тәкъдим ителде. Катнашучыларның күңелләренә фильм хуш килде, мондый матур Раштуа кичәсен оештыручыларга рәхмәт сүзләре белдерделәр.

Фото -картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама