Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗалыклар булачак уңыш җирләрен ашлама белән баета

"Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасында көзге культуралар 2939 гектар мәйдан били. Кардан ачылган участокларда уҗымның яхшы кышлавы күренә. Бүген агрофирманың "Авангард" бүлекчәсендә 516 гектарда үстерелгән уҗым басуларын тукландыру башланды. Тәҗрибәле механизатор Илдар Шәйгәрдәнов "Роса" агрегаты белән кырга аммиак селитрасы кертә. - Азотлы ашламаны һәр гектарга 1 центнер исәбеннән кертәбез. Бу...

"Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасында көзге культуралар 2939 гектар мәйдан били. Кардан ачылган участокларда уҗымның яхшы кышлавы күренә. Бүген агрофирманың "Авангард" бүлекчәсендә 516 гектарда үстерелгән уҗым басуларын тукландыру башланды. Тәҗрибәле механизатор Илдар Шәйгәрдәнов "Роса" агрегаты белән кырга аммиак селитрасы кертә. - Азотлы ашламаны һәр гектарга 1 центнер исәбеннән кертәбез. Бу - тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә 34,4 килограмм, дигән сүз. Агрофирма буенча 378 тонна - азотлы, 315 тонна катлаулы ашлама тупланды. Тагын 700 тоннага якын аммиак селитрасы кайтачак. Ашлама нигездә бюджет хисабыннан алына, үз финанс средстволарыбызга да шактый кыр сые кайтарылды. Шул рәвешле язгы кыр эшләре чорына тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга 65 әр килограмм минераль ашлама туплау бурычы тора, - агрофирманың баш агрономы Рәсим Мөхәммәтдинов. Уҗым һәм күпьеллык үлән тукландыру өчен арофирма хуҗалыкларында 10 чәчкеч агрегаты бар. Алар бераз соңрак, басулар кипшергәннән соң чыгачак. "Урожай" агрофирмасында чәчүлек орлыкның сыйфатын яхшыртуга да игътибар бирелә. Көздән 136 гектарда супер элиталы бодай, 300 гектарда шундый ук арыш чәчелгән. Сабан культуралары өчен дә нигездә I-III класслы орлыклар әзерләнгән. Бүген аларны җылыту, кабат калибрлау бара. Уңышның нигезе үсемлекләрдә көчле тамыр системасын булдыруга да бәйле булуын һәркем яхшы аңлый. Шуны истә тотып, чәчүлек материалны агу-химикатлар белән эшкәрткәндә төп препаратларга микроэлементлар да кушылачак. Орлык агулауның сыйфаты беренче чиратта бу эш белән шөгыльләнүчеләрнең квалификацияле хезмәтенә, препаратларны тиешле нормада куллануга бәйле, орлыкларның уңышлы тишелеп чыгуы да шуннан тора. Шуңа күрә дә агу-химикатлар белән эшләүгә бу өлкәдә тәҗрибәләре булган кешеләр куелган. Хуҗалыкларда узган ел сатып алынган "Мобитокс" һәм быел капиталь ремонт үткәрелгән "ПС-10" агрегатлары белән орлык эшкәртүгә дә керешкәннәр. Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X