Хуҗалык җирләрен эшкәртү төгәлләнеп килә
Яңалыклар

Хуҗалык җирләрен эшкәртү төгәлләнеп килә

Быел район буенча 49 мең гектар җир эшкәртү бурычы куелган иде. Әлеге агрочара төгәлләнү алдында. Авыл хуҗалыгы формированиеләре 20 мең гектарда сөрү катламын тирәнәйтү юлы белән эшкәртте.

"Намус" агрофирмасы, сөрүлек җирләрне эшкәртүгә аерым игътибар биреп, бу эшне беренчеләрдән булып төгәлләде. Агрофирмада киләсе елга шикәр чөгендере үстереләчәк мәйданнарга минераль ашлама да кертелде. "Исламов", "Авзалов", "Нуретдинов", "Әюпов" фермер хуҗалыкларында да җир эшкәртү темпы югары.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев