Һава температурасы көндез -3 градуска кадәр күтәреләчәк
Республикада юеш кар явачак, җил көчәячәк
Татарстан территориясенә шушы көннәрдә юеш кар явачак. Көньяк-көнбатыштан җил урыны белән 7 м/с тан 12 м/с ка кадәр көчәячәк, Казанда аның көче 14 м/с ка кадәр җитә ала.
Һава температурасы көндез -3 градуска кадәр күтәреләчәк. Казанда -4...-6 градус күзәтеләчәк.
Юлларда кар өемнәре һәм урыны белән көчле бозлавык көтә. Игътибарлы булыгыз!
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев