Яңалыклар

Һәркем үз хокукларын белергә тиеш

Социаль яклау органнарына мөрәҗәгать иткәндә нинди документлар кирәк?

Фото - Татар-информ
Фото - Татар-информ

Дәүләт хезмәтләреннән өйдән чыкмыйча файдаланып буламы? Хезмәткәрләрнең законсыз гамәлләренә юлыккан очракта кая мөрәҗәгать итәргә? Әлеге һәм башка сорауларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина белән әңгәмәдә ачыклык кертәбез.

– Гөлнар Расиховна, районда халыкка социаль ярдәм күрсәтү системасы ничек оештырылган?

– Мөслим районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы биш оешма халыкка хезмәт күрсәтә. Аларның төп бурычы – дәүләт тарафыннан гарантияләнгән социаль ярдәм чаралары турында халыкка тулы һәм аңлаешлы мәгълүмат җиткерү, гражданнарга сыйфатлы хезмәт күрсәтү. Һәр кеше үзенә тиешле социаль гарантияләрне белергә һәм алардан файдалану мөмкинлегенә ия булырга тиеш.

– Социаль яклау өлкәсендә нинди дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин? Аларның барысы өчен дә бүлеккә шәхсән килергә кирәкме?

– Бүген социаль яклау өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең 76 административ регламенты гамәлдә. Шуларның 65е буенча безнең районда хезмәт күрсәтелә. Ә 17 хезмәткә гаризаны электрон рәвештә, социаль яклау бүлегенә килеп тормыйча, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тапшырырга мөмкин. Бу гражданнар өчен бик уңайлы. Авылда яшәүчеләргә, өлкән яшьтәгеләргә һәм вакыты чикле кешеләргә кирәкле хезмәтләрдән дистанцион рәвештә файдалану мөмкинлеге булу мөһим.

– Сез административ регламентлар турында әйтеп үттегез. Гади халык өчен аларның әһәмияте нидә?

– Административ регламент – дәүләт хезмәтенең нинди тәртиптә, нинди шартларда һәм күпме вакыт эчендә күрсәтелергә тиешлеген билгеләүче норматив-хокукый документ. Ул хезмәт күрсәтүче белгеч өчен дә, мөрәҗәгать итүче гражданин өчен дә бердәй әһәмияткә ия. Регламентта дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты, аның хокукый нигезләре, гариза бирүче тапшырырга тиешле документлар һәм мәгълүматлар күрсәтелә. Шулай ук гражданин үз теләге белән тапшыра ала торган документлар һәм ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек аша соратып алынырга тиешле белешмәләр дә билгеләнә. Документларны кабул итүдән баш тарту, хезмәт күрсәтүне туктатып тору яки кире кагу өчен законлы нигезләрнең тулы исемлеге китерелә. Хезмәт өчен түләү каралган очракта, аның күләме һәм түләү тәртибе дә күрсәтелә. Хәтта гариза тапшырганда һәм хезмәт күрсәткәндә чиратта көтүнең максималь вакыты, гаризаны теркәү срогы да регламент белән билгеләнә. Ул ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

– Гөлнар Расиховна, кайвакыт кешеләрдән өстәмә документлар таләп ителүе яки гаризаларның кабул ителмәве турында ишетергә туры килә. Мондый очракларда нишләргә?

– Иң мөһиме – һәр дәүләт хезмәте закон нигезендә күрсәтелергә, белгечнең гамәлләре административ регламент таләпләренә туры килергә тиеш. Әйтик, хезмәткәр гражданиннан гамәлдәге законнарда каралмаган документлар таләп итә икән, бу законсыз гамәл буларак бәяләнергә мөмкин. Шулай ук регламентта каралган нигезләр булмаган килеш документларны кабул итүдән баш тарту да рөхсәт ителми. Мондый очракларда гражданин билгеләнгән тәртиптә шикаять бирергә хокуклы. Шуңа күрә үз хокукларыңны белү бик мөһим.

– Социаль яклау өлкәсендә коррупцияне кисәтү юнәлешендә нинди эш алып барыла?

– Бу мәсьәләгә безнең эшчәнлектә аерым игътибар бирелә. Бүлек белгечләре “Коррупциягә каршы тору турында”гы 273 санлы Федераль закон һәм “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында”гы 34 санлы республика законы таләпләре нигезендә эшли. Гражданин нинди документлар кирәклеген, хезмәтнең күпме вакыт эчендә күрсәтелергә тиешлеген һәм нинди очракларда кире кагылырга мөмкинлеген белсә, законсыз таләпләргә юл кую очраклары да кими.

– Халыкны кабул иткәндә ачыклыкны тәэмин итү өчен нинди чаралар күрелә?

– Социаль яклауның территориаль органнары һәм министрлык карамагындагы учреждениеләр видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган. Гражданнарны кабул итү барышында видеоязма алып барыла. Моннан тыш, халыкны кабул итү урыннарында коррупция куркынычы булган хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында инструкцияләр урнаштырылды. Махсус белешмәлекләр дә бар. Болар барысы да хезмәт күрсәтүнең ачыклыгын тәэмин итүгә, хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән.

– Райондашларга нинди киңәш бирер идегез?

– Кая гына мөрәҗәгать итсәгез дә, үз хокукларыгызны белүегез кирәк. Мәгълүматны рәсми чыганаклардан алыгыз. Гариза биргәнче, административ регламент белән танышыгыз. Аңлашылмаган сораулар туганда, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә оялмагыз. Дәүләт тарафыннан билгеләнгән социаль гарантияләр халык өчен каралган, алардан файдалану тәртибе һәркемгә аңлаешлы булырга тиеш.

 


Нет комментариев