Һәр хезмәтнең үз хикмәте
Икмәк – һәр гаилә табынында иң кадерле ризыкларның берсе
Һәр хезмәтнең үз хикмәте
Азык-төлек сәнәгате – күп төрле һөнәр ияләрен берләштерүче тармак. Биредә технологлар, лаборантлар, җиһаз операторлары, пешекчеләр, икмәк пешерүчеләр, кондитерлар, төрү һәм әзер продукцияне саклау белгечләре хезмәт куя.
Аларның һәркайсы үз эшен намус белән башкарганда гына кулланучыга сыйфатлы ризык барып җитә.
Азык-төлек җитештерүдә санитария таләпләрен үтәү, чималның сыйфатын тикшерү, технологик процессларны төгәл саклау аеруча мөһим. Чөнки биредә сүз кешеләрнең сәламәтлеге турында бара.
Шул ук вакытта тармакның үсеше яңа технологияләр кертү, заманча җиһазлар куллану, продукция төрләрен арттыру һәм сату базарларын киңәйтү белән тыгыз бәйле.
Кече предприятиеләр, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары һәм гаилә бизнесы өчен дә бу өлкәдә мөмкинлекләр бар. Җирле чималдан әзерләнгән сыйфатлы продукция сатып алучылар арасында ихтыяҗ таба ала.
Икмәк – табын күрке
Азык-төлек сәнәгате турында сүз барганда, икмәк пешерүчеләр хезмәтен искә алмый мөмкин түгел. Икмәк – һәр гаилә табынында иң кадерле ризыкларның берсе.
Икмәк пешерү – зур осталык, төгәллек һәм җаваплылык таләп итә торган хезмәт. Кулланучы өстәленә хуш исле, тәмле икмәк килеп җиткәнче, күпме эш башкарылганын без еш кына уйлап та бетермибез. Районыбызда икмәкне эшмәкәрләр Айрат Корбыев, Ильвир Солтанов, Артур Гайнетдинов пешерә. Аллага шөкер, кибет киштәләре икмәкнең төреннән сыгылып тора, һәрберсенең үз кулланучысы бар.
Мөслимдә икмәк һәм кондитер ризыклары җитештерү тармагында эшмәкәр Раил Батыршинның да үз урыны бар. Аның эшчәнлеге икмәк, камыр ризыклары һәм кондитер эшләнмәләре җитештерү белән бәйле. Эшмәкәрнең продукциясе республика күләмендә дә югары бәя алды.
2021 елда Р. Батыршин җитештергән чәкчәк "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" бәйгесендә I дәрәҗә дипломга лаек булды. Ә "Безе" һәм “Кремлы безе" пирожныйлары II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Бу уңышлар Мөслимдә әзерләнгән тәм-томнарның республика дәрәҗәсендә танылуын күрсәтә.
Нет комментариев