Яңалыклар

ГТХМ кисәтә: Республикада иртәгә бозлавык булачак

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА

Татарстанда 22 апрель төнендә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык көтелә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Татарстанлыларны сак хәрәкәт итәргә, ашыкмаска өндиләр. Юлны тик махсус билгеләнгән урыннарда гына чыгарга кирәк.

Әти-әниләргә балаларны күзәтүне көчәйтергә, ә олы яшьтәге кешеләргә һәм төрле авырулар белән интегүчеләргә ярдәм итүдән баш тартмаска тәкъдим ителә.

Гадәттән тыш хәл булганда, 112 номерына шалтыратырга кирәк.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев