Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гражданнарны кабул итү декадасы бара

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең унбиш еллыгы уңаеннан, Бөтенроссия гражданнарны кабул итү декадасы бара. Традицион бердәм кабул итү көне 1 декабрьдә үтәчәк. 24 ноябрь көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге җәмәгать кабул итү бүлмәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин гражданнарны кабул итәчәк.

26 ноябрьдә шул ук бинада ТР Дәүләт Советы депутаты, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов гражданнар белән очрашачак. Декада кысаларында җирле үзидарәләр территорияләрендә муниципаль берәмлекләр депутатлары гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү графигы белән Мөслим муниципаль районы порталында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X