Гомер бүләк итү – һәркемнең кулыннан килә торган эш!
Мөслим районында ел саен үткәрелүче “Донор көне” акциясе быел да күпләрне берләштерде
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәрендәге Республика кан үзәге белгечләре тарафыннан оештырылган чарада районыбыз халкы һәм медицина хезмәткәрләре актив катнашты.
Донор булу – кемнеңдер гомерен саклап калу, сәламәтләнүгә өмет бүләк итү дигән сүз. Бер кешенең тапшырган каны берничә пациентка ярдәм итә ала.
Изге эштән читтә калмаган һәркемгә рәхмәт! Сезнең ярдәм – бәяләп бетергесез.
Фото - район үзәк хастаханәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев