Гомер буе халыкка хезмәттә
Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов белән аның хезмәт юлын барладык.
2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Хезмәт фидакарьлеге дигәндә, зур бүләкләргә ия булган, югары вазыйфалар башкарган шәхесләр генә түгел, ә гомере буе халыкка хезмәт итүчеләр дә күздә тотыла. Җирлегебездә фидакарьләр бик күп. Илгиз Низамов – шуларның берсе. Хезмәт юлын комсомол оешмасында башлап, авыл советында, коммуналь хезмәтләр күрсәтү идарәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган хөрмәтле зат ул. Илгиз Хафиз улы әле бүген дә халыкка хезмәт итә.
Тумышы белән данлыклы Түреш авылыннан ул. Шагыйрь Харрас Әюпов белән бер сыйныфта укыган, бер парта артында утырган райондашыбыз.
– Тормыш биографиям туган ягым – Түреш һәм Мөслим белән тыгыз бәйләнгән. Туган җиремнән мин бик азга гына, Казанда институтта укыганда гына аерылып тордым. Калган бөтен тормыш һәм хезмәт юлым Мөслимдә узды. Түрешкә кайтып йөрим. Туган авылыма кайту белән иң элек мәрхүмә әнкәемнең, туганнарым, сыйныфташларым, дусларымның каберләрен зиярәт кылам. Аннан, урам әйләнеп, атна буена җитәрлек илһам, күңел көрлеге алам, – дип истәлекләрен барлый Илгиз абый.
Түреш башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Күбәк урта мәктәбенә укырга килә ул. И. Низамов үзен мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашучы яхшы укучы итеп таныта.
– Без – сугыштан соң туган буын, әмма сугыш шаукымын тоеп, аны ишетеп яшәдек. Авылда Бөек Ватан сугышы ветераннары күп иде. Туганнарның, авылдаш абыйларның сөйләшкәннәрен ишетеп үстек. Мәктәбебездә дә сугышта катнашкан, аның бөтен авырлыгын күргән, кулын яки аягын югалткан укытучылар эшләде. Әмма алар беркайчан да батырлыклары белән мактанып, күкрәк кагып йөрмәделәр. Алар яшәү рәвешләре, фикер йөртүләре белән үрнәк булдылар, тормыш юлында югалып калмаска ярдәм иттеләр, – дип искә ала И. Низамов.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2026 ел 16 гыйнвар санында укыгыз.
Фото - И. Низамовның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев