Гимназия 1 сыйныфка килүче нәниләрне кунак итте
Яңалыклар

Гимназия 1 сыйныфка килүче нәниләрне кунак итте

Алдан хәбәр иткәнебезчә, Мөслим гимназиясе 1 сыйныфка керүче балалар өчен әзерлек мәктәбен эшләтеп җибәрде. Узган атнаның шимбә көнендә булачак укучылар һәм аларның әти-әниләре мәктәп белән танышты, беренче шөгыльләнүләрдә катнашты.

"Бездә кадерле кунаклар - булачак беренче сыйныф укучылары булып китте. Балалар әти-әниләре белән бергә гимназиянең тормышы белән таныштылар, дәресләрне карады. Балалар да, ата-аналар да гимназия белән бик канәгать калдылар", - дип хәбәр итәләр гимназиядән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев