Геройларны искә алдылар
Бүген Ташлыяр авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Айдар Зиннуров һәм Илмир Монасыйповның туган йортларына элмә такта куелды
Тантаналы чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов катнашты. Ул, егетләрне үстергән әти-әниләргә рәхмәтен җиткереп, чәчәкләр тапшырды. Элмәк такталарны ачу тантанасыннан соң Ташлыяр мәдәният йортында Айдар Зиннуров һәм Илмир Монасыйпов истәлегенә яшүсмерләр арасында районара көрәш турниры башланды. Ярышта Азнакай, Актаныш, Сарман һәм Мөслим районнарыннан 100гә якын көрәшче катнаша. Ярышның төп бүләге – велосипед.
Римма Афзалова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев