Газонга машинасын куйган шоферларны тиздән штрафка тарта башлаячаклар
Яңалыклар

Газонга машинасын куйган шоферларны тиздән штрафка тарта башлаячаклар

Газонга машинасын куйган шоферларны тиздән штрафка тарта башлаячаклар. ТР Президенты имзалаган закон март ахырында үз көченә керә. Штраф күләме физик затлар өчен - 2-3,5 мең сум, вазыйфадагы затлар өчен - 5-20 мең, юридик затлар өчен 50-100 мең сум тәшкил итәчәк. Түләнгән штрафлар муниципаль бюджет фондына керәчәк. Газоннардан тыш, машиналарны балалар һәм спорт мәйданчыкларында, хайваннарны йөртү мәйданчыкларында, йортлар янындагы хуҗалык территорияләрендә, яшеллек булган башка урыннарда парковкалау да тыела.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев