Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Газ өчен хәзер мобиль кушымтада да, Max мессенджерында да түләп булачак

Бу хакта Руслан Фәтхелисламов сөйләде

Газдан файдаланган өчен хәзер мобиль кушымтада да, Max мессенджерында да түләп була. Халык өчен тудырылган уңайлыклар турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Руслан Фәтхелисламов сөйләде.

Газ өчен хәзер мобиль кушымтада да, Max мессенджерында да түләп булачак

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Халык белән элемтә буенча Бердәм газлаштыру порталы https://connectgas.ru 2022 елдан гамәлдә, шулай ук «Газ өчен түләү» («Оплата за газ») мобиль кушымтасы эшләнгән.

«Бүген 660 меңнән артык абонент мобиль кушымтадан файдалана. Бу – барлык табигый газ кулланучыларның 40 проценттан артык өлеше», – дип Руслан Фәтхелисламов Татарстан халкының яңа мөмкинлекләрдән канәгать булуын билгеләп узды. Болар – газ кулланышын исәпләү җиһазы күрсәтмәләрен тапшыруда уңайлылык, комиссиясез түләү, газ өчен килгән түләү турында вакытында хәбәрдар булу, электрон квитанцияләр һәм башка мөмкинлекләр.

«Бүген 595 мең абонент электрон квитанцияләрдән уңышлы файдалана. Кәгазьдән китәргә кирәк. Бу – экология гына түгел, икътисад ягыннан да мөһим. Ә уңайлылыгы инде аңлашыла: һәрвакытта кесәдә күпме газ кулланган, соңгы тапкыр кайчан түләнгәнне карап була», – диде Руслан Фәтхелисламов.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/gaz-ocen-xazer-mobil-kusymtada-da-max-messendzerynda-da-tulap-bulacak-5879933

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев