Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаилә фестивале үтте

«Ныклы гаилә» проекты кысаларында Татарстан гаиләләре фестивале үтте.

18 сентябрь көнне Казан шәһәрендә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең "Ныклы гаилә" проекты кысаларында Татарстан гаиләләре фестивале үтте. Ул быел 17 нче тапкыр үткәрелде. Фестивальгә республиканың 29 гаиләсе чакырулы иде. Аларны “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе секретаре - ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Чарада райондашларыбыз – “Нечкәбил” республика ана һәм гаилә матурлыгы конкурсында район данын яклаучы Айрат һәм Айгөл Шәйгардановлар лаеклы чыгыш ясады. Фестиваль “Гаилә тарихы”, “Гаилә бәхете серләре” һәм “Фамилия кыйммәтләре” исемле мәйданчыкларда бәйге рәвешендә үтте. Шәйгардановлар "Яшь гаилә" номинациясендә җиңүче булдылар.

“Нечкәбил-2022” бәйгесе финалы 26 ноябрьдә – Әниләр көне уңаеннан үтәчәк. Анда 10 гаилә катнашачак. Аларны әлеге фестиваль нәтиҗәләре буенча жюри билгеләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев