Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корбан гаете уңаеннан гаилә бәйрәме

21 августта барча мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итте. Гадәттәгечә, “Кояшлы Ык”та гаилә бәйрәме дә оештырылды.

21 августта барча мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итте. Гадәттәгечә, “Кояшлы Ык”та гаилә бәйрәме дә оештырылды.

Мөслимдә бәйрәм Җәмигъ мәчетендә 7.00 сәгатьтә башланды. Районыбызның имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов гомернең кадере, кыйммәте турында вәгазь сөйләде. Гаеткә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов тәбрикләде. Бергәләп гает намазын укыганнан соң, гает хөтбәсе әйтелде. Соңыннан бәйрәм коймагы һәм тәм-томнар белән чәй эчү оештырылды.

“Кояшлы Ык” ял паркында оештырылган гаилә бәйрәме вәгазь белән башланды. Коръән сүрәләре яңгырады. Районның имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов: “Һәр баланың күзләрендә иман нуры күреп сөенәм. Яшь буын акыллы, тәрбияле, дияр идем. Моны мәчет-мәдрәсәләргә йөрүчеләр саны да дәлилли. Алга таба да Аллаһы Тәгалә безне, балаларыбызны тәүфыйктан, мәрхәмәттән аермасын! Корбан гаете мөбәрәк булсын!” – дип, изге теләкләрен җиткерде. Хәзрәтнең сүзләрен куәтләп, мәйданга Коръәннән аять-сүрәләр укырга балалар чыкты. Моңлы тавышлы нәниләрнең Коръән укулары беркемне дә битараф калдырмагандыр. Викториналарда, төрле бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләр дә шактый булып чыкты. Милли уеннар – күзне бәйләп уенчык кисү, чүлмәк вату, аркан тарту, эстафеталар, спорт уеннары да бик кызыклы узды. Уеннарда катнашкан бер генә бала да бүләксез калмады. Яулык бәйләү буенча мастер-класс та оештырылды, сәүдә нокталары эшләде. Мәктәптән тыш эшләр үзәге табигый ризыклар, кием-салым белән сату итте. Алка-чулпылар, шкатулкалар, телефон капчыклары да, балалар үстергән яшелчәләр, үзләре пешергән кабартмаларга кадәр бар иде!

– Мондый бәйрәмдә әле беренче мәртәбә катнашуыбыз. Яшь чакларны искә төшереп таяк тартышлы уйнап алдык әле менә. Бөтен мөселман дөньясы көтеп алган, игелекле гамәлләр белән уздырган бу бәйрәмне оештырган һәркемгә сәламәтлек, тигезлек насыйп бирсен, – диделәр районның картлар һәм инвалидлар йортыннан килгән өлкәннәр.

Бәйрәм ахырында һәркем район мөхтәсибәте көче белән әзерләнгән табын артында сыйланды. Корбан итеннән пешерелгән пылау, карабодай боткасы, кайнар чәй, тәм-томнардан авыз иткәннән соң балалар янәдән уен мәйданчыгына юнәлде.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корбан гаете