Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Фоат Садриев укулары": нәтиҗә һәм киләчәккә максатлар

Үсеп килүче яшь буынны шәхес буларак формалаштыруда матур әдәбият иң көчле кораллардан санала. Шуңа күрә дә балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү мөһим. Әдәбият дәресләрендә исемлек буенча аерым язучыларның әсәрләрен мәҗбүри укыту, китапханәләргә экскурсияләр, язучы һәм шагыйрьләр белән очрашулар оештыру күпмедер дәрәҗәдә балаларны матур әдәбиятка якынайта. Аерым әдипләр иҗатына багышланган фәнни-эзләнү эшләрендә...

Шушы максатны күздә тотып, моннан дүрт ел элек башланып киткән республикакүләм "Фоат Садриев укулары" да - моның ачык мисалы. Халык язучысы үзе бу укуларга зур өметләр баглый:

- Бүген ташкын булып басма продукция агыла. Кем булдыра ала - шул китап арты китап чыгара. Ләкин алар арасында әдәби әсәрдән, ерак торганнары күп. Һәрберебез аларны бәяли белергә, күңеле белән контроль ясарга тиеш. Шигем юк: бүгенге укуларда әдәби әсәрләргә анализ ясаучы балалар, мөгаллимнәр киләчәктә әдәби продукцияне аралауга, әдәбият агышына йогынты ясарга сәләтле булачак.

"ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы "Мәгариф" журналы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Мөслим районы мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелүче чарага бик күп язучылар, галимнәр чакырылган иде. Укуларның географиясе елдан-ел киңәя, катнашучылар саны да арта бара. Беренче елда 30 гына катнашучы булса, быел егермедән артык районнан 58 укучы һәм 22 укытучы бәйгедә көч сынашырга теләк белдергән. Алар, алты секциягә бүленеп, үзләренең фәнни-эзләнү эшләрен, презентацияләрен тәкъдим иттеләр. Секцияләрнең икесендә Фоат Садриев иҗатына багышлан эшләр иде. Калган дүртесендә исә Мөслим төбәге әдипләре, күренекле фән эшлеклеләре, сәнгать әһелләре, башка өлкәләрдә танылган шәхесләрнең иҗатын өйрәнүчеләр чыгышы тыңланды.

- Укулар бер минем иҗатны гына өйрәнүгә кайтып калмасын. Мөслим күренекле әдипләргә, сәнгать әһелләренә бай. Аларның да иҗаты пропагандаланырга, өйрәнелергә тиеш. Беренче еллардан ук шушы фикерне әйтә килдем. Сүземне ишеттеләр - быел бик күп якташларыбызның иҗатына багышланган эшләр белән килгәннәр, - ди Фоат Садриев

Хактан да быел шагыйрьләр Харрас Әюп, Зөлфәт, Эльмира Шәрифуллина, Наис Гамбәр, Шәмсия Җиһангирова, Ләбиб Лерон, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, Рифкать Гардиев, язучы Факил Сафин иҗатына багышланган эзләнү эшләре бар иде. Шул ук вакытта Мөслим төбәгенең күренекле сәнгать әһелләре дә читтә калмаган. Театр артистлары Наил Әюпов, Зөфәр Харисов, Артем Пискунов, җырчылар Зифа Басыйрова, Рөстәм Гыйльфанов һәм композитор Рөстәм Сәрвәров иҗатын өйрәнү юнәлешендәге проектлар, презентацияләр дә тәкъдим ителде.

Урыннарны составында язучылар, югары уку йортлары галимнәре, район мәгариф идарәсе методистлары һәм укытучылар булган комиссияләр билгеләде. Укучылар арасында бәйгенең I дәрәҗә дипломын иң күп алучылар Мөслим гимназиясеннән булды. Алар - 2 класс укучысы Азалия Габидуллина, Зөлфәт Әхмәтҗанов, Алинә Әхмәтҗанова, Регина Шәйгәрданова. Питрәчтән 2 нче санлы мәктәп укучысы Алиса Чернова да театр артисты Зөфәр Харисовка багышланган эше белән I дәрәҗә диплом алды. Фоат Садриев иҗаты буенча фәнни-эзләнү эшләре алып барган укытучылар арасында Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы - Гөлшат Якупова, "Мөнәҗәтләр - халык җәүһәрләре" дигән эше белән Тойгелде мәктәбе укытучысы Розалия Фазуллина шулай ук I дәрәҗә дипломга лаек булдылар.

Укучылар арасында Язилә Габидуллина (Олы Чакмак), Чулпан Кәримова (Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе), Зөлфия Гыйлфанова (Мари Бүләр), Гөлгенә Гыйбадуллина (Түбән Табын), Зөһрә Салихова (Актаныш районы Зөбәер мәктәбе), Дмитрий Капитонов (Алабуга), Рөстәм Абдуллин (Вәрәшбаш) II дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Укытучылардан Ләйсән Вахитова (Сарман районы), Ләйсән Яхина (Вәрәшбаш), Ләлә Арсланова (Яр Чаллыдагы 40 нчы мәктәп) шулай ук II дәрҗә диплом алдылар.

Укучылар арасында III дәрәҗә диплом ияләре - Алинә Шәехова (Актаныш районы Чуракай мәктәбе), Сиринә Хәмидуллина һәм Рания Юнысова (Сарман районы Зур Нөркәй мәктәбе), Динара Шәйхиева (Баек), Камилла Григорьева һәм Регина Смелова (Яңа Усы), Айрат Шамс, Денис Хәкимов (Әмәкәй), Райлә Зыязова (Күбәк), Ләйсән Сәлахова (Актаныш гуманитар гимназиясе), Лия Мансурова (Актаныш районы Качкын мәктәбе), Аделина Бикмурзина (Мөслим лицее). Мөгаллимнәрдән Резидә Хаҗиева (Симәк), Гөлназ Муллагалиева (Актаныш районы Пучы мәктәбе), Диләрә Голумова (Әлмәт районы Яшьләр бистәсе мәктәбе) III дәрәҗә диплом алдылар. Җиңүчеләргә "Мәгариф" журналы, Татарстан Республикасы Язучылар Союзы һәм Мөслим муниципаль районы мәгариф идарәсе белән берлектә әзерләнгән дипломнар, барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Матур әдәбият аша туган телгә, милләткә карата хөрмәт тәрбияләүне күздә тоткан укулар тәмам. Чарада катнашучылар һәм оештыручылар куелган максатларга ирешелде дип исәпли. Бу урында Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты профессоры, филология фәннәре докторы Әнвәр Шәриповның фикерен китерү урынлы булыр:

- Укучыларның, телебезнең бөтен нечкәлекләрен белеп, шулкадәр матур итеп татарча сөйләшүләренә сокландым. Мөслимгә килеп, татар милләтенең, теленең якты киләчәге булуына тагын бер кат инандым.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X