4 апрель 2017 яңалыклары
-
Теракт вакытында ничек исән калырга
3 апрельдә сәгать көндезге 3ләр тирәсендә Санкт-Петербург шәһәрендәге метрода шартлау хакында хәбәрләр килә башлады. Ачыкланганча, шартлау "Сенная" станция платформасында һәм "Технология институты" станциясе янында вагонда булган. Санкт-Петербург прокуратурасы шартлау белән бәйле тикшерү башлаган, вакыйга турында Россия Президенты Владимир Путинга җиткерелгән. Россия тикшерү комитеты шартлау факты буенча җинаять эше ачты, әлеге...
-
Бер атна эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре мөслимлеләргә карата 100гә якын беркетмә төзегән
Юл-хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы райондашларыбыз саны кимеми, ди районның ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов. Бер атна эчендә генә 98 беркетмә төзелгән, шуның икесе - исерек килеш руль артына утырган өчен. Ике исерекнең берсе - кабаттан руль артына утырган ир-егет. ДАИ штрафларын вакытында түләмәгән 12 кешегә дә беркетмәләр төзелгән. Димәк, аларның штрафлары ике...
-
Машина йөртү таныклыгын алу тәртибе гадиләштерелде
Автомобиль йөртүгә хокук таныклыгын 1 апрельдән районның күпфункцияле үзәге аша да алып була. Биредә таныклыкны вакыты чыккан яки югалган очракта, машина йөртүче фамилиясен үзгәрткәндә алыштырырга була. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе ЮХИДИ бүлекчәсенә машина йөртү таныклыгы алу, алмаштыру һәм башка шундый эшләр белән мөрәҗәгать иткәндә, Бердәм Дәүләт хезмәт...
-
Казанлылар "Кремль" метро станциясе янына терракт корбаннары истәлегенә чәчәкләр сала
Татарстан башкаласында яшәүчеләр Санкт-Петербургта игълан ителгән матәмгә кушылды, дип яза "Татар-информ". Бүген казанлылар алдан сөйләшүләрсез һәм оештырылган акцияләрсез "Кремль" метро станцииясенә Санкт-Петербург метрополитенында булган шартлауда һәлак булучылар истәлегенә күпләп чәчәкләр китерә башлады. Хәзер Зилант һәйкәле янында йөзләгән чәчәк бәйләме һәм зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашу сүзләре язылган плакатлар...
-
Ел башыннан Татарстанда 33 торак йорт эксплуатациягә тапшырылган
В рамках программы социальной ипотеки по программе Государственного жилищного фонда введены в эксплуатацию 33 дома на 1 тыс. 767 квартир. Дома построены в Казани, Нижнекамске, Набережных Челнах, Альметьевске, Чистополе и других районах республики. Программа социальной ипотеки пользуется наибольшим спросом среди работников бюджетной сферы, малообеспеченных слоев населения. Инвестиционным планом 2017 года...
-
Карамый калмагыз!
11 апрель көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында район ветераннар советы каршында эшләүче "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубының отчет концерты була. Башлана 19.00 сәгатьтә.
-
Мөслим инженерлары арасында талантлы биючеләр дә бар
Мөслим инженерлык челтәрләре коллективы республикакүләм үтүче төрле чараларда актив катнаша. Республика газлаштыру фонды һәм "Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләре капиталь төзелеш һәм энергия саклаучы технологияләр идарәсе" акционерлык җәмгыяте предприятиеләре арасында узган үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотры-конкурсыннан да читтә калмадылар. Ләйсән Хафизова "Халык биюе" номинациясендә беренче урынны яулады һәм дипломга лаек булды.
-
Мөслимдә 4 көн рәттән +8 градус җылы булачак
6 апрель -3, +8, аязучан-болытлы, җил - көньяк-көнбатыштан. 7 апрель -2, +8, аязучан-болытлы, җил - көньяк-көнбатыштан. 8 апрель +2, +8, аяз, җил - көньяктан. 9 апрель +3, +8, аяз, җил - көньяктан.
-
"Фоат Садриев укулары": нәтиҗә һәм киләчәккә максатлар
Үсеп килүче яшь буынны шәхес буларак формалаштыруда матур әдәбият иң көчле кораллардан санала. Шуңа күрә дә балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү мөһим. Әдәбият дәресләрендә исемлек буенча аерым язучыларның әсәрләрен мәҗбүри укыту, китапханәләргә экскурсияләр, язучы һәм шагыйрьләр белән очрашулар оештыру күпмедер дәрәҗәдә балаларны матур әдәбиятка якынайта. Аерым әдипләр иҗатына багышланган фәнни-эзләнү эшләрендә...
-
"Россия династиясе" бәйгесендә Мөслим укучысы җиңде
"Россия династиясе" исеме астында узган регионара конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды. Иҗат һәм проект эшләре арасында үткәрелгән бәйгенең җиңүчеләре арасында Мөслим укучысы да бар. Ул - лицейның 3 Б сыйныфы укучысы Язгөл Миркасыймова. (Җитәкчесе - Эльвира Хәбибуллина). Язгөл конкурсның 3 дәрәҗә призёры булды.
-
1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен яңача түләячәкбез
1 июльдән татарстанлылар яңа тарифлар буенча исәпләнгән счет-фактуралар ала башлаячак. Бу үзгәрешләр ОДН, ягъни гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүләргә кагыла, дип яза "Интертат.ру". Быелның 1 гыйнварыннан Россия гомумйорт ихтыяҗлары өчен чыгымнарны каплау өчен түләүләрне яңа тәртип буенча исәпләүгә күчә. Татарстанлыларга яңа тарифлар белән исәпләнгән түләү кәгазьләре 2017 елның 1 июленнән соң...
-
"Бергә эшлик" акциясе Мөслимдә ничек уза
Экология айлыгы кысаларында лицейлылар шактый чаралар планы әзерләде. Аның чираттагысы Россия күләмендә үткәрелүче "Бергә эшлик" акциясе кысаларына кушылып узды. Лицейның эколидерлары 5-8 сыйныфларда дәресләр үткәреп,табигать һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча кирәкле мәгълүматлар җиткерде.
-
Лицей укучылары - сугыш ветераннарының даими ярдәмчеләре
Мөслим лицееның "Игелекле йөрәкләр" исемен йөртүче волонтерлар отряды изгелек төшенчәсенә тап төшерми. Шушы көннәрдә алар Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Зиннуровта булдылар. Ветеранга хуҗалык эшләрендә булышып, ишегалдындагы агачка сыерчык оясы да урнаштырды укучылар.
-
Мөслимлеләр - шахмат буенча XI республика спартакиадасы җиңүчеләре
27-31 март көннәрендә Актаныш районында шахмат буенча республика укучыларының XI спартакиадасы үтте. Мөслим районы данын Шәрәфетдинов Булат, Морзаханова Миләүшә (лицей), Бариев ИлҺам (гимназия), Вәҗетдинова Алисә (Тат. Бүләр) яклады. Укучылар, яхшы уен күрсәтеп, үз группаларында беренче урын алдылар. Җиңүче команда - кубок һәм беренче дәрәҗә диплом, ә уенчылар медаль һәм грамота...
-
Мөслим егетләре армиягә әзерләнә
Дүшәмбе көнне үзәк хастаханәдә район хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе эшли башлады. Комиссия утырышында язгы чакырылышта хәрби хезмәткә китәргә әзерләнүче 28 егет катнашты. Егетләр үзләренең укулары, армия хезмәтенә карата булган уй-фикерләре белән уртаклаштылар, комиссия членнарының сорауларына җавап бирделәр. 8 апрель көнне Казаннан килгән хәрби табиблар комиссиясе хәрби хезмәткә чакырылучы егетләргә медицина...