Эвакуация үткәрелде
Мәктәпләрдә куркынычсызлык айлыгы бара.
Татарстан Республикасы территориясендә куркынычсызлык айлыгы кысаларында 1-10 сентябрь көннәрендә мәктәпләрдә "Иминлек дәресләре" уздыру планлаштырылган.
6 сентябрь көнне Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү буенча укыту-өйрәтү дәресе үткәрелде. Эвакуация дәресе күрсәткәнчә, мәктәпнең администрация составы эвакуация һәм янгын куркынычы факторларына дөрес җавап бирү буенча тиешле күнекмәләргә ия. Чарада барлыгы 500 укучы катнашты.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев