Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәрлеккә – яшел юл! Рузәл кебек яшьләр булганда

"Google" компаниясе һәм "Россия саклык банкы"ның "Бизнес-класс" проекты әле күптән түгел - май аенда гына старт алды. Проект эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләргә адресланган.

"Бизнес-класс" проекты киңкырлы темалар буенча материаллар һәм тестлар тәкъдим итүче онлайн-порталдан гыйбарәт. Яңа эш башлаучылар белән беррәттән эшкуарлык белән күптәннән шөгыльләнүчеләр дә бизнесын үстерү һәм нәтиҗәлелеген арттыру буенча белемнәрен күтәрә ала. Өйрәтү бушлай алып барыла. Үзәктән ерак яшәсәләр дә, мөслимлеләр һәр яңалыктан хәбәрдар. "Бизнес-класс" программасына керергә, аның нигезендә эшләргә теләүчеләр җирлегебездә 150ләп. Шуларның күпчелеге - яшьләр.

Метрәй авылыннан Рузәл Минһаҗев эшмәкәрлек белән бер-ике ел элек шөгыльләнә башлаган. Беренче, әмма ныклы, ышанычлы адымнарын ясый ул бу өлкәдә. Үзенә генә хас берәр эш белән шөгыльләнергә яшьтән үк хыяллана Рузәл. КамПИда маркетолог һөнәрен үзләштергәндә, кызыксынып, профнастилдан почта тартмасы ясый башлый. Әлеге шөгыль белән чын-чынлап мавыгып китәсен белми әле ул. Шабашкага йөреп җыйган акчасына эш кораллары һәм материал алып, эш башлаганын сизми дә кала.

Рузәл ясаган почта тартмаларын күреп, тәрәзә наличниклары да сорый башлыйлар. Егет милли бизәкләр кулланып, наличник ясарга алына. Эш озакка сузылса да (бер наличникны ясарга бер ай вакыт китә!) һөнәре ошый, заказлар кабул итә башлый. Көннән-көн остара, шомара бара ул. Бүген бер көндә ике наличник ясарга җитешәләр. Дөрес, бүген инде аның кулдашлары да бар. Өч авылдашын эшле иткән Рузәл. Эшчәнлеге дә киңәя бара. Хәзер Рузәл Минһаҗев евроштакетник, койма-капкалар да эшли, су агу өчен торба ясау серләрен дә үзләштерә. Дусты Раил Камалетдинов белән мунча мичләре, мичкә сэндвич-панельләр, багана башларына колпаклар да ясыйлар. Берсе профнастил бөгә, бизәк ясый, икенчесе корыч коя. Профнастил бөгү, бизәк төшерү өчен җайланма-җиһазларны да үзләре ясый.

Матурлык яратучылар Рузәл Минһаҗев турында бер-берсенә җиткерә тора. Шул рәвешле клиентлар да арта. Бүген инде Рузәл күрше Актаныш, Азнакай, Минзәлә, Лениногорск районнарынан да, хәтта Башкортстаннан да заказлар кабул итә. "Клиентларның һәр теләген үтәргә һәм сыйфатлы итеп эшләргә тырышабыз. Сыйфатка эшләсәң генә нәрсәгә дә булса ирешеп була. Ун клиентның бары берсе "әйбәт" дияргә мөмкин. Тик башкарган эшнең берсе сыйфатсыз булса - унысы да "начар" диячәк. Шуны истә тоту мөһим," - ди эшмәкәр. "Беренче елларны ял булмады, көнне төнгә ялгап эшләдек", - ди егет, эш башлауның җиңел түгеллеген искәртеп.

Гадилеге белән яраттыручы Рузәл Минһаҗев - авыл башлыгының уң кулы, һәр эштә башлап йөрүче. Смотр-конкурсмы ул, спорт ярышларымы - һәркайсында актив катнаша. Метрәй авылында парк булдыру идеясе дә аныкы. Бүген әлеге паркны сафка бастыру өчен тырыша авыл яшьләре. Мондый яшьләр булганда авылның киләчәге дә өметле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев