Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләгәнгә эш карышмый

Каз үстереп сату белән республикада танылу алган шәхси эшмәкәр Ирек Хәмәдишинның җиләк-җимеш, яшелчә үстерү белән дә шөгыльләнүен бәлки күпләр белмидер әле.

Сугым цехы янәшәсендә 3,5 гектар менә дигән кара җире бар эшмәкәрнең. Менә шул буш яткан җирләрне узган ел үзләштерә башлаган ул. Италиядән Гарда һәм Онда сортлы җиләк үсентеләре кайтартып, 25 сутый җиргә утырткан. Инде үсентеләр беренче уңышларын да күрсәткәннәр. Әйтергә кирәк, бу җиләкләр безнең җирлектәге сортларга караганда эрерәк, баллырак һәм итләч булулары белән аерылып тора. Быел чәчүлек мәйданын тагын да киңәйткән эшмәкәр. 1,5 гектар мәйданга 54 мең төп җиләк алып кайтып утырткан.

Үстерү технологияләрен саклап, үсентеләрне сугарырга һәм рәт араларын эшкәртергә җайлаштырганнар. Чүп үләннәреннән котылу, дым саклау өчен төпләренә пычкы чүбе салынган һәм һәр үсентене тышка чыгарып калдырып, полиэтилен япма белән капланган. Үстергән җиләкләрдән мул уңыш алыйм дисәң, күп итеп су сибәргә кирәк икәнен барыбыз да яхшы белә. Бу проблеманы да хәл иткән эшмәкәр. Территориясендә кое казытып, артезиан суыннан файдалана ул. Суны зур чанга җыеп, җылытып, заманча тамчылап сугару шлангалары аша үсентеләргә җибәрәләр. Эссе көннәрдә дә җиләк төпләрендә һәрчак кирәк кадәр дым саклана.

Эшмәкәр бүген җиләк плантациясенең уңышларын күреп сөенә. Беренче елны күпләп сата алмасалар да, киләчәктә райондашларга италия җиләкләрен тәкъдим итәчәкләр. Халык үзе кереп җыеп ала алачак. Моннан тыш сортлы җиләк үсентеләрен дә сатарга планлаштыралар.

Польшадан безнең җирлектә мул уңыш бирергә сәләтле Бен Тиссель сортлы карлыган да кайтарткан эшмәкәр. 1 гектар мәйданга 4200 төп карлыган үсентеләре утыртылган. 25 сутыйда халыкка сату өчен чыбыкчалары үстерелә. Калган җирне бушка яткырмау максатында кабак утырткан. Орлыкларын яз көне таныш-белешләре аша юнәткән. Алар җирлек климатына яраклашкан сортлар. Кабакның җиңел эшкәртелә һәм организмга бик файдалы икәнен беләбез. Бу витаминлы яшелчә нигездә көз көне казлар симертү өчен файдаланылачак.

Ирек Шакирҗанович сүзләренә караганда, җиләк-җимеш үстерү нияте аңа юктан гына килмәгән. "Каз эшкәртү - сезонлы эш, язга бетеп тә китә. Минем кул астында унга якын эшче бар. Менә шуларны ел дәвамында эшле итү теләге туды. Янәшәдә зур гына мәйдан җир участогының эшкәртелмичә ятуы да күңелне борчый иде. Тәвәккәлләп тотынып, узган ел бераз өлешен эшкәртеп, җиләк үстереп карарга булдым. Миңа калса, бу эш табышлы булырга ошап тора", - ди ул. Үзенең төп эшчеләреннән тыш, 3 яшүсмер баланы да эшле иткән. Кызлар пешкән җиләкләрне җыеп, сатуга әзерлиләр.

"Булганнан бар да була", дигән әйтем нәкъ менә Ирек Хәмәдишинга туры килә кебек. Нәрсәгә тотынса - шуны булдыра. Ирешелгәннәр әле чик түгел. Киләчәктә бәлки тагын өр-яңа юнәлешкә алынып, райондашларыбызны үзебездә үстерелгән яңа төр продуктлар белән сөендерер, ә иң мөһиме эшле итәр, дигән өмет бар.

Наилә Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев