Еш кына алкогольле эчемлекләр кулланучы 5 хатын-кыз комиссия каршында җавап тотты
Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Төнге сәгать 11.00 дән соң урамда йөргән 4 үсмер, бала тәрбияләүдә аналык бурычларын үтәмәүче, еш кына алкогольле эчемлекләр кулланучы 5 хатын-кыз комиссия каршында җавап тотты. Моннан тыш машина йөртү таныклыгыннан башка руль артына утырган һәм әти-әни тәрбиясеннән баш тарткан үсмерләрнең эше тикшерелде. Ведомствоара учетка куелган бер ана яхшы тәртибе өчен исәптән төшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев