18 август 2015 яңалыклары
-
Мөслимм коры сөт заводы сөтнең 1 литрына 12 сум 30 тиеннән түлиячәк
Мөслим коры сөт заводында сөт җыючылар белән очрашу үтте. Очрашуны район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов алып барды. Сүз сөт бәяләре, сөт җыюга бәйле проблемалар хакында барды.
-
Августның икенче яртысы яңгырлы булачак
Быелгы җәй һава шартларының кискен үзгәрүе белән истә калыр, мөгаен. Әле кыздыра, әле көзге салкын көннәрен китерә. Гомумән әйткәндә, төгәл генә фаразлар әйтеп булмый.
-
"Миләшкәй" балалар бакчасы, "Автошәһәрчек" ясап, беренче урынны алды
Балалар бакчалары арасында "Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү" буенча бәйге уздырылды. Бәйгенең таләпләре буенча тәрбиячеләр брошюралар чыгырганнар, "Юл йөрү кагыйдәләре үзәге" дип аталган почмак булдырылган, макетлар, дидактик, сюжетлы-рольле уеннар ясалган, уеннарга картотекалар булдырылган.
-
Еш кына алкогольле эчемлекләр кулланучы 5 хатын-кыз комиссия каршында җавап тотты
Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
-
Август конференцияләре старт алды
Мөслим балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләре мөдирләренең август секция киңәшмәсе узды.
-
Тойгелдедә Зифа Басыйрованы искә алачаклар
Тойгельде авыл китапханәсендә якташ язучылырның иҗатын пропагандалау максатыннан авыл китапханәчесе Нурия Бахтагәрәева якташыбыз Роза Хәбибуллинаның "Мулла килене" исемле әсәренә күзәтү ясады.
-
19 август көнне районның күп кенә авыл һәм урамнарында ут булмаячак
19 август көнне ут линияләрендә ремонт эшләре бару сәбәпле күп кенә авылларда һәм урамнарда ут булмаячак.
-
Яңа балалар бакчасына тротуардан йөриячәкбез
Район үзәге урамнарында тротуар ясау эше дәвам итә. Бу көннәрдә "Күбәләк" балалар бакчасы һәм балалар сәнгать мәктәбе белән ике арада тротуар булдыру эше бара. Бу уңайлык бигрәк тә яңа балалар бакчасы ачылуга зур бүләк булачак. Бүген шулай ук Банк һәм Яшьләр урамында да тротуар өчен урын ясала.
-
Мөслим егетләре дөнья чемпионатында катнашты
18 июльдән алып 16 августка кадәр район эчке эшләр бүлегенең бер төркем хезмәткәрләре Казан шәһәрендә узган су спорты төрләре буенча XVI нчы Дөнья чемпионатында тәртип саклады.
-
Баланлылар велопробегка чыкты
Баланлы авылында велоярышлар узды. Ин яшь катнашучыга - 5 яшь булса, иң өлкәне Рәйхан Якупов булды, аңа 65 яшь. Иң креатив велик - Венера Хуҗинада дип билгеләнде, аның ''пассажирлары'' да куркынычсызлык каешлары эләктергән иде.
-
Тиздән Россиядә рульдә барган вакытта тәмәке тартуны тыярга мөмкиннәр
Әлеге тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутатларына Россиянең яшьләр берләшмәсе вәкилләре мөрәҗәгать иткән. Алар фикеренчә, әлеге гамәл машина йөртүчегә начар йогынты ясый, аның игътибарын киметә, нәтиҗәдә, юлларда аварияләр санының артуына китерә.