Ел әйләнәсе 5 күпкатлы йортка ремонт ясалачак
Яңалыклар

Ел әйләнәсе 5 күпкатлы йортка ремонт ясалачак

Быел күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы кысаларында биш йортка ремонт планлаштырылган иде. Йортларның гомуми мәйданы - 6506 кв.м., программаны финанслау күләме 6,5 млн сум тәшкил итә.

Подрядчы оешмасы - "УКС" муниципаль унитар предприятиесе Тукай урамындагы 19 нчы, Кооператив урамындагы 164, 235 нче йортларның фасадлары ремонтланды, Пушкин урамында урнашкан 82 йортның түбәсе алыштырылды. Гагарин урамындагы 1 нче йортта канализация челтәрен алмаштыру да төгәлләнде. Йортларның керү өлешләрендә дә төзекләндерү эшләре башкарылачак.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев