"Ел тәрбиячесе- 2016"
"Ел тәрбиячесе - 2016" республика конкурсының муниципаль этабы узып, нәтиҗәләре билгеле булды. Гран-прига "Күбәләк" балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Мәҗитова лаек булды. "Карлыгач" балалар бакчасыннан Гөлнар Фәрхетдинова - беренче, Михайловка авылының "Чебурашка" бакчасы тәрбиячесе Лилия Чубарова икенче урынны алды. Өченче урында - Рушания Садыйкова (Карлыгач" балалар бакчасы). Бәйгедә 6 номинация буенча...
"Ел тәрбиячесе - 2016" республика конкурсының муниципаль этабы узып, нәтиҗәләре билгеле булды. Гран-прига "Күбәләк" балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Мәҗитова лаек булды. "Карлыгач" балалар бакчасыннан Гөлнар Фәрхетдинова - беренче, Михайловка авылының "Чебурашка" бакчасы тәрбиячесе Лилия Чубарова икенче урынны алды. Өченче урында - Рушания Садыйкова (Карлыгач" балалар бакчасы). Бәйгедә 6 номинация буенча да җиңүчеләр билгеләнде. Алар - "Иҗади педагог" номинациясендә "Миләшкәй" Бакчасыннан Зилә Кашапова, "Педагогик табышлар һәм иҗат" номинациясендә Вәрәшбаш авылының "Аккош" бакчасыннан Гөлчәчәк Хатыйпова, "Балаларга йөрәгемне бирәм" номинациясендә Диләрә Җиһангирова ( "Ләйсән", Мөслим), "Талантлы педагог" номинациясендә Индира Хисамиева ("Кояшкай", Мөслим), "Педагог-тикшерүче" номинациясендә Зилә Шәйхуллина ("Сәйлән", Тат. Бүләр), "Педагог-психолог" номинациясендә Гөлфия Сафиуллина ("Кояшкай", Мөслим). Гран-при һәм беренче урын алган тәрбиячеләр 14 мартта Азнакай шәһәрендә узачак зона ярышларында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев