24 февраль 2016 яңалыклары
-
"Ел тәрбиячесе- 2016"
"Ел тәрбиячесе - 2016" республика конкурсының муниципаль этабы узып, нәтиҗәләре билгеле булды. Гран-прига "Күбәләк" балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Мәҗитова лаек булды. "Карлыгач" балалар бакчасыннан Гөлнар Фәрхетдинова - беренче, Михайловка авылының "Чебурашка" бакчасы тәрбиячесе Лилия Чубарова икенче урынны алды. Өченче урында - Рушания Садыйкова (Карлыгач" балалар бакчасы). Бәйгедә 6 номинация буенча...
-
Бөек Ватан сугышы ветераны белән очраштылар
19 февраль көнне Яңа Карамалы башлангыч мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Ходжанов Зияд белән очрашып аны туган көне белән котладылар. Шулай ук ветеранны туган көне белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтановта килгән иде. Рушат Җәүдәтович юбиляргаРФ президенты в.Путинның котлау хатын һәм район җитәкчелегенең...
-
Яскәр һәм Мирзаһит агалар истәлегенә багышлап кичә оештырылды
Тойгельде авылы мәдәният йортында авылның баянчылары - Яскәр һәм Мирзаһит агалар истәлегенә багышлап кичә оештырылды. Кичәгә Михайловка, Югары Табын авылларыннан да баянчылар чакырылды. Тойгельде коррекция мәктәбеннән баянда уйный белүче укучылар Рамил Габдрахманов белән Рөстәм Шәяхмәтов тә бу чарада үзләренең осталыкларын күрсәтте. Мәктәп укучылары калган чараларда да активлык күрсәтеп, Мөслимнең "Туган...
-
Алда имтиханнар
Быел районда 11 классны 94 укучы тәмамлый (62се, ягъни 66% укучы - район үзәге мәктәпләреннән). Укучыларның барысы да рус теле һәм математикадан БДИ форматында мәҗбүри имтихан тапшырачак. 46 укучы - җәмгыять белемен, 27 укучы - физиканы, 26сы - биологияне, 7се - тарих фәнен, 24е - химияне, 10сы - инглиз телен,...
-
Ярмарка вакансий узды - район оешма-предприятия вәкилләре райондашларыбыз белән очраштылар
Бүген Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында "Ярмарка вакансий" үтте. Бу чараны агымдагы елда мәшгульлек үзәгенең оешуына 25 ел булу уңаеннан уздырылды. Әлеге очрашуда район эчке эшләр бүлеге, үзәк хастәхәнә, Органик групп вәкилләре райондашларыбызга эш урыннары тәкъдим иттеләр. 50 артык килгән райондашларыбыз очрашуда үзләренә кирәкле информация туплап киттеләр. Яр Чаллы...
-
Ир-егетләр очрашты
22 февральдә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Күбәк урта мәктәбе спортзалында Иске Карамалы авыл җирлеге һәм Баек авыл җирлеге яшьләре арасында дусларча очрашу узды. Биредә авыл җирлеге башлыклары Илнур Кәримов һәм Айнур Сәхипгәрәев ир-егетләребезне бәйрәм белән котладылар, командалар кызыклы эстафета уздылар, волейбол һәм баскетбол уенннарында көч сынаштылар.