Эксперт Россиядә яңа гаилә түләвенең күләме нәрсәгә бәйле булуын әйтте
Элегрәк Социаль фонд хәбәр иткәнчә, 1 июньнән яңа түләү алуга гаризалар кабул ителә башлый
Элегрәк Социаль фонд хәбәр иткәнчә, 1 июньнән яңа түләү алуга гаризалар кабул ителә башлый. Гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы, күп функцияле үзәк яки Социаль фондның клиент хезмәтләре аша тапшырырга мөмкин.
Цацура аңлатканча, түләү күләме һәр конкрет очракта сизелерлек аерылырга мөмкин, чөнки ул ата-аналарның рәсми керем дәрәҗәсенә, гаилә составына һәм яшәү минимумының төбәктәге күләмнәренә бәйле.
Эксперт ачыклык керткәнчә, бу - физик затлар кеременә түләнгән салымның бер өлешен кире кайтару. Ел йомгаклары буенча салымны 6 процент ставкасы буенча саныйлар, ә аерманы мөрәҗәгать итүчегә кире кайтаралар.
Еллык гаилә түләве 18 яшькә кадәрге (яки югары уку йортында көндезге бүлектә белем алган очракта 23 яшькә кадәрге) ике һәм аннан да күбрәк баласы булган эшләүче ата-аналар өчен кертелгән. Аны алырга җан башына уртача кереме 1,5 региональ яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр хокуклы.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев