Егетләр күбрәк!
Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, сентябрь аенда җирлегебездә 17 бала туган. Сабыйларның унысы - малай, җидесе - кыз бала. Ел башыннан районда 153 сабый дөньяга аваз салган.
Сентябрьдә 22 кеше (13 ир-ат һәм 9 хатын-кыз) якты дөнья белән хушлашкан. Ел башыннан бу күрсәткеч - 230 кеше.
Узган айда 17 пар никахларын рәсмиләштергән. Ел башыннан 111 пар гаилә корган. Сентябрь дәвамында 4 пар аерылышкан булса, ел башыннан 31 гаилә таркалган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев