6 октябрь 2016 яңалыклары
-
Торак-коммуналь хуҗалык ветераннарын хөрмәтләде
"Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте Өлкәннәр көне уңаеннан лаеклы ялдагы хезмәттәшләрен кунак итте. "Гүзәл" кафесында узган бәйрәм чарасында район Советының аппарат җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов катнашты һәм өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде. Җәмгыять директоры Рамил Хафизов оешманың күрсәткечләре белән таныштырды, өлкәннәргә теләкләрен һәм рәхмәтен җиткерде.
-
Өлкәннәр хөрмәтләнде
Бәйрәм тантанасы котлау-тәбрикләүләр белән башланып китте. Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов та чарада катнашучы өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерде.
-
Егетләр күбрәк!
Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, сентябрь аенда җирлегебездә 17 бала туган. Сабыйларның унысы - малай, җидесе - кыз бала. Ел башыннан районда 153 сабый дөньяга аваз салган.
-
Киңәшмә үтте
Район хакимияте бинасында авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә үтте. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Ленар Авзалов алып барды.
-
Сез иң гүзәл кеше икәнсез!..
Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган бәйрәм үтте. Бәйрәмдә район мәктәпләрендә белем бирүче укытучылар коллективлары, мәгариф ветераннары катнашты.