Егетләрне санар чак
Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш 2025 елның 1 октябрендә башлана
2025 елның көзендә Россия Федерациясе Кораллы көчләрен һәм башка гаскәрләрне туплау үзенчәлекләре турында Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гасанов белән сөйләштек.
– Дажгын Гаджиевич, 2025 елгы чакырылыш кампанияләре халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгын билгеләп үткән елында уза. Көзге чакырылышта нинди яңалыклар булачак?
– Әйе, Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән иде. Көзге чакырылыш чаралары планлы тәртиптә үткәреләчәк. Бу чаралар махсус хәрби операция уздыру белән бәйле түгел. Көзге чакырылыш кампаниясе вакытында егетләр МХО зонасына юлланмаячак. Аларның кимендә өчтән бере укыту берләшмәләренә һәм хәрби частьларга эләгәчәк, анда заманча хәрби техниканы үзләштерәчәкләр һәм хәрби-учет белгечлеге алачаклар, шуның нигезендә укуны тәмамлагач, гаскәрләргә җибәреләчәкләр.
– Мөслим җирлегеннән ничә егетне армиягә җибәрү күздә тотыла?
– Көзге чакырылышта 27 егетне армиягә озатачакбыз. 150 егет медицина тикшерүе үтәчәк. Бүгенге көндә Мөслим районыннан 47 егет төрле гасәрләрдә хәрби хезмәт үтә. 500дән артык егет контракт нигезендә хезмәт итә.
– Армиядә хезмәт итү срогында үзгәрешләр юкмы?
– Чакырылыш буенча хәрби хезмәт срогы 12 ай тәшкил итәчәк. Хәрби хезмәткә чакырылучыларны җыю пунктларыннан җибәрү 15 октябрьдән башланачак. Хәрби хезмәткә чакырылучылар бу юлы электрон повесткалар алачак. Тик кәгазь варианттагы повесткалар да гамәлдә булачак, алар элеккечә юридик көчкә ия. Электрон повестка җибәрү хәбәрләре гражданинның “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы шәхси кабинетына киләчәк.
– Көзге чакырылыш кампаниясе “Хәрби исәпкә алуның бердәм реестры” дәүләт мәгълүмат системасын кулланып үткәреләчәк дип ишеттек.
– Әйе. Хәрби комиссариатларга хәрби исәп мәгълүматларын актуаль хәлдә тотарга мөмкинлек бирә торган РФ гражданнарының хәрби исәпкә алынырга тиешле мәгълүматлар базасы ул. Әлеге система хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренә егетләрнең шәхси килүеннән башка армиядә хезмәт итүне кичектерергә мөмкинлек бирәчәк. 20 календарь көн узгач җитди сәбәпсез килмәгән очракта, “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы Федераль закон нигезендә гражданинга килүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән вакытлыча чикләү чаралары кулланылачак.
Фото: «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев