Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЕГАИС: бүгеннән штрафлар гамәлдә

Билгеле булганча, 20 апрельдән бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системага (ЕГАИС) тоташтырылмаган кибетләрне штрафка тарта һәм махсус лицензияләрдән мәхрүм итә башладылар. Татарстанның сәүдә нокталарына андый куркыныч янамый - хәзерге вакытта аларның 100 проценты әлеге системага тоташкан. Хәтерләсәгез, быелның 1 гыйнварыннан Россиядәге һәр сәүдә ноктасы ЕГАИС системасына күпләп сатып алына торган алкоголь...

Билгеле булганча, 20 апрельдән бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системага (ЕГАИС) тоташтырылмаган кибетләрне штрафка тарта һәм махсус лицензияләрдән мәхрүм итә башладылар. Татарстанның сәүдә нокталарына андый куркыныч янамый - хәзерге вакытта аларның 100 проценты әлеге системага тоташкан.


Хәтерләсәгез, быелның 1 гыйнварыннан Россиядәге һәр сәүдә ноктасы ЕГАИС системасына күпләп сатып алына торган алкоголь продукциясе турында мәгълүмат урнаштырырга тиеш булды. Бу эшкә беренчеләрдән булып Татарстанда керештеләр. Әлеге системага тоташмаган кибетләргә махсус штрафлар каралды. Тик соңрак Россия Хөкүмәте акчалата җәзаны апрель аенннан гына гамәлгә кертү карарын кабул итте. Сатып алынган исерткеч эчемлекләр турында мәгълүмат урнаштыру өчен соңгы көн - 20 апрель дип билгеләнде.

Шул рәвешле, хәзер ЕГАИС системасыннан файдалануга салкын караучы эшкуарлар штрафлардан качып котыла алмаячак. Моның өчен рәсми затларга - 10-15 мең, юридик затларга 150-200 мең сум күләмендә акча чыгарып салырга туры киләчәк.

- Тик бу ЕГАИСка 20 апрельдән соң гына сатып алынган исерткеч эчемлекләр турындагы мәгълүмат урнаштырылырга тиеш дигән сүз түгел. Системада 1 гыйнвар - 31 март аралыгында сатып алынган барча алкоголь продукциясе күренергә тиеш. Шул чагында гына малтабарлар штарфлардан качып котыла ала, - дип аңлаталар Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясендә.

Бактың исә, әлеге система гамәлгә кергәч, алкоголь сатудан баш тарткан сәүдә нокталары да бар икән. Әлеге 57 кибетнең барысы да Казанда урнашкан. Шул рәвешле, алар узган елгы продукцияләрен тулысынча сатып бетерү белән үк исерткеч эчемлекләр белән эш итүдән туктаячак.

Шунысын да искәртик: быелның 1 июленнән башлап, кибетләр ЕГАИС системасына күпләп сатып алынган алкоголь продукциясе генә түгел, ә сатылган һәр шешә турында мәгълүмат урнаштырырга тиеш булачак.

Билгеле булганча, ЕГАИС системасына тоташу 3 мең кешедән күбрәк кеше яшәгән торак пунктлар өчен генә мәҗбүри. Бу - кечкенә авыллар әлеге контроль системасыннан әлегә азат ителә дигән сүз. Шулай да, дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре халыкка игътибарлы булырга, исерткеч эчемлекләрне рәсми кибетләрдән генә сатып алырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев