Белешмәлектә күзәтү мәйданчыклары, шәһәрнең истәлекле урыннары, мәдәни мирас объектлары, гастрономия биналары, төнге клублар, күңел ачу үзәкләре, театрлар һәм кинотеатрлар турында мәгълүмат булачак.
Рус һәм инглиз телләрендәге китапчыкны җәмәгать туклануы урыннары, кунакханәләр һәм күңел ачу биналарында таратачаклар. Белешмәлекне шулай ук махсус «төнге волонтерлар»дан да алып булачак. Тиражы 100 мең данә тәшкил итәчәк.
Алга таба шундый эчтәлектәге мобиль кушымта булдыру да күздә тотыла.
Нет комментариев