Реклама
Яңалыклар
Дәүләт хезмәтләре порталы түләүләр өчен комиссия алмый
Билгеле булганча, хәзер күпчелек гражданнар торак-коммуналь түләүләрне дәүләт хезмәтләре порталы аша башкара. www.uslugi.tatarstan.ru порталында шәхси кабинетка теркәлү 5 минут вакытны ала һәм бик күп мөмкинлекләр ача.
Әлеге сервис һәркемгә торак-коммуналь хезмәтләре буенча бурычларны карап, банк картасы аша онлайн режимында түләү мөмкинлеге бирә. Портал аша торак-коммуналь түләүләре өчен комиссия алынмый.
ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша элемтә, телевидение һәм Интернет, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләргә, булган штрафларны тикшерергә һәм түләргә, өйдән чыкмыйча, счетчиклардагы күрсәткечләрне кертергә мөмкин.
"ТР хезмәтләре" мобиль кушымтасы уңайлы урында смартфон яки планшет аша торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев