Диетолог: Кичке алтыдан соң ашау зарарлы дигән сүз - миф
Диетолог-нутрициолог Роман Пристанский «Радио-1» белән әңгәмәдә шундый фикере белән уртаклашкан
«Ни өчендер «18:00» саны тылсымлы булып тоела. Ләкин санасак, бу стратегиянең җитди минусы бар. Без 00:00 дә ятабыз – бу 6-7 сәгать ризыксыз дигән сүз, ягъни 12-14 сәгать ачлык килеп чыга. Якты көннең яртысын гомумән берни ашамыйча торып карагыз. Гади кеше өчен моның мәгънәсе юк», - ди Пристанский.
Диетолог шулай ук ашау арасындагы озак вакытлы тәнәфесләр шикәр күләме сикерүгә һәм мускул массасы югалуга китерә, дип өстәде.
Чыганак: Татар-информ
Фото – ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев