Яңалыклар

Дәүләт Думасы депутаты мәктәп формасын сатып алуга федераль түләү кертергә тәкъдим итте

Дәүләт Думасы депутаты Игорь Антропенко барлык төбәкләрдә дә күп балалы гаиләләргә мәктәп формасын сатып алуга федераль түләүләр кертергә тәкъдим итте. Ул ТАСС агентлыгына шулай дип белдерде

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Хәзер компенсация күләме төбәкләр дәрәҗәсендә билгеләнә һәм уртача 4-14 мең сум тәшкил итә.

«Минемчә, мондый компенсацияләрне күп балалы гаиләләр өчен федераль чара буларак Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә дә бирергә кирәк, ә аларның минималь күләме төбәктәге форманың уртача бәясен тәшкил итәргә һәм уку елы башланыр алдыннан бер айдан да соңга калмыйча түләнергә тиеш», – диде парламентарий.

Ул билгеләп үткәнчә, күп балалы гаиләләр мондый ярдәмне яшәү урынына карамастан алырга тиеш.

«Күп балалы ата-аналар – инде геройлар һәм нинди төбәктә яшәсәләр дә, аларның дәүләт ярдәмен алырга хакы бар», - дип искәртте депутат.

Чыганак – «Татар-информ»

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев