Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дамир Шәңгәрәев эшчәнлеген киңәйтә

2015 елда 3-5 ай эчендә Дамир Шәңгәрәевның крестьян -фермер хуҗалыгы инкуботар станциясе, племрепродуктор булдырган. Ел әйләнәсендә эшләп, районыбызда булган бар фермерларны чеби продукция белән тәэмин итте. Шулай ук эшмәкәр ай саен Рязань, Мәскәү шәһәрләренә грипкка каршы вакцина ясау лабораторияләренә 500 мең эмбрион җибәреп тора. Дамир Госмановичалдагы елда төзелгән племрепродуктор белән...

2015 елда 3-5 ай эчендә Дамир Шәңгәрәевның крестьян -фермер хуҗалыгы инкуботар станциясе, племрепродуктор булдырган. Ел әйләнәсендә эшләп, районыбызда булган бар фермерларны чеби продукция белән тәэмин итте. Шулай ук эшмәкәр ай саен Рязань, Мәскәү шәһәрләренә грипкка каршы вакцина ясау лабораторияләренә 500 мең эмбрион җибәреп тора.

Дамир Госмановичалдагы елда төзелгән племрепродуктор белән генә тукталып калырга уйламый бүгенге көндә фермер хуҗалык үз территориясендә тагын бер комплекс төзергә керешәләр. Шушы комплекска нигез салыр өчен район башлыгы Рамил Муллин, район башлыгы урынбасары Ленар Авзалов, Иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов килгән иделәр. Әлеге комплекс районның үсешенә тагын бер этәргеч булып тора, яңа эш урыннары, экологик чиста продукция, ә иң мөһиме үзебездә, Мөслимдә җитештерелгән чеби-тавыклар дигән сүз.

Комплексны сентябрь айларына төзеп бетерергә планлаштырыла. Район халкы 100% чеби белән тәэмин ителәчәк. Шулай ук россиякүләм базарына чыгарга ниятлиләр. Кошчылык тармагы район да зур үсеш алды, Кукмара, Теләче һәм башка районнар килеп эш барышы белән танышып, үзләренә тәҗрибә туплап китәләр.

Димәк эшнең нәтиҗәсе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X