Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Чиста сайлаулар өчен” күзәтүчеләр корпусының Ситуацион үзәге 8 сентябрь көнне тәртип бозулар турындагы мәгълүматларны тикшерәчәк

Бүген (3 сентябрь) Казанда “Чиста сайлаулар өчен” үзәк корпусының Ситуацион үзәге эшли башлады.

Үзәк алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауларның, шулай ук тавыш бирү датасына кадәр калган көннәрдә сайлау процессының мәгълүмати мониторингын башкарачак. Ситуацион үзәкнең бурычы – тавыш бирү барышында мөмкин булган тәртип бозулар турында керүче мәгълүматларга хокукый бәя бирү.

Үзәктә якынча 25-30 белгеч эшләячәк. Алар – электораль хокук буенча махсуслашкан юристлар, юридик компанияләрнең милекчеләре һәм җитәкчеләре, юридик фәннәр кандидатлары.

– Ситуацион үзәк төрле чыганаклардан: участокларда эшләүче җәмәгать күзәтүчеләреннән, НОМ24 Бәйсез иҗтимагый мониторинг интернет-порталыннан, социаль челтәрләрдән, телеграмм-каналлардан һәм мессенджерлардан керүче сайлаулар турындагы хәбәрләрнең “аккумулятор”ы ролен уйный, – ди Татарстанда “Чиста сайлаулар өчен” корпусы” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең региональ координаторы Павел Соломонов. – Моннан тыш без партияләр һәм кандидатларның  вәкилләреннән һәм күзәтүчеләрдән керүче хәбәрләрне тикшерәчәкбез. Алар бөтен районнардан да җыелачак. Безнең бурыч – керүче хәбәрләргә тиешле хокукый бәя бирү, аларның дөреслеген тикшерү һәм тәртип бозулар һәм провокацияләр турындагы мәгълүматлар расланган очракта аларны бетерү өчен тиешле чаралар күрү.

Ситуацион үзәк сайлаучылар өчен кайнар линия ача – ихтимал булган тәртип бозулар хакында 8-9033-19-48-00 телефоны аша хәбәр итргә мөмкин.

Үзәкнең һәр хезмәткәре 50ләп сайлау участогы өчен җаваплы булачак. Бүгеннән башлап, Ситуацион үзәк белгечләре җәмәгать күзәтүчеләре белән тыгыз элемтәдә эшли башлаячак. – Хәзер без –  “Беренче санлы әзерлек” режимында, – ди корпусның лекторы Тимур Какохо. – Күзәтүчеләр инструктаж үтә, аларның фото- һәм видеоматериаллар белән эшли, мессенджерлардан һ. б. файдалана белүләре тикшерелә.

“Чиста сайлаулар өчен” корпусы һәм ТР Иҗтимагый палатасы бәйсез күзәтүчеләрне республиканың барлык 2811 сайлау участогына җибәрергә планлаштыра. Алар барысы да укыган, “Чиста сайлаулар өчен” корпусы юристларының семинарлары һәм лекцияләре республиканың барлык эре шәһәрләрендә үтте.

– Җәмәгать күзәтүчеләренә ярдәмгә корпус экспертлары тарафыннан әзерләнгән “Күзәтүче белешмәлеге” җибәреләчәк. Анда бәйсез күзәтүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары күрсәтелгән, мөмкин булган провокацияләргә һәм штаттан тыш ситуацияләргә ничек илтифат итү кирәклеге турында инструкцияләр бирелгән, – дип аңлата Тимур Какохо. “Татарстанда Ситуацион үзәк төзү башлангычы белән “Чиста сайлаулар өчен” корпусының региональ бүлекчәсе вәкилләре чыкты. Аны төзегәндә федераль Ситуацион үзәкнең һәм барлык дәрәҗәдәге сайлаулар үткәрү вакытында эшләгән региональ үзәкләрнең тәҗрибәсе исәпкә алынды. Татарстанда Ситуацион үзәк 2018нче елның мартында – РФ Президентын сайлаулар вакытында да эшләде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев