Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда шартлаудан соң, автосервис тулысынча янып беткән

Янгында 41 яшьлек ир-ат зыян күргән.


( «Татар-информ»). Чаллы янындагы ЗЯБ бистәсендә төнге шартлаудан соң, автосервис тулысынча янып беткән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы ЗЯБ бистәсендә автосервис януы хакында хәбәр иткән иде.

Төзелеш базарыннан ерак түгел урнашкан автосервиста янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичке уннар тирәсендә килгән. Урынга 55нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре барган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре биредә бер катлы автосервис януын ачыклаган. Янгын мәйданы 20 квадрат метр тәшкил иткән.

Нәтиҗәдә 41 яшьлек ир-ат зыян күргән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, әлеге фаҗигада автосервистагы газ җиһазы урнаштырылган автомобиль сәбәпче булырга мөмкин. Газ баллоны шартлап, ут чыгуы да ихтимал. Янгын чыгарга берничә минут кала, көчле шартлау тавышын ишетән кешеләр дә нәкъ шуны раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев