Чаллыда исерек хәлдәге шофер микроавтобуска бәрелгән, ике пассажир зыян күргән
Яңалыклар

Чаллыда исерек хәлдәге шофер микроавтобуска бәрелгән, ике пассажир зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте «Вахитов проспекты» тукталышында булган.


(«Татар-информ»). Чаллыда исерек хәлдәге шофер микроавтобуска бәрелгән, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

Юл-транспорт һәлакәте кичә «Вахитов проспекты» тукталышында булган. 10нчы модель «Лада» автомбилен идарә иткән 22 яшьлек егет пассажирларны төшерергә дип туктаган микроавтобуска килеп бәрелгән.

Басма хәбәреннән күренгәнчә, «Лада» шоферы исерек булган.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында микроавтобус пассажирлары - 39 яшьлек ир-ат һәм 18 яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алган.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев