Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел район ветераннар советы төзелүгә 30 ел тула

Шушы чор эчендә оешма үзенең яшәүчәнлеген һәм кирәклеген ныклап раслады. Һәм ул бүген җирлектәге иҗтимагый оешмалар арасында иң актив эшләүчеләрдән санала. Эшчәнлегенең төп максаты өлкәннәрнең социаль-көнкүреш хәлен, яшәү шартларын яхшыртуга, аларның ялларын оештыруга, тормыш активлыгын арттыруга булышлык итү булган ветераннар советы өлкән буынга тагын да якыная башлады. Башка оешмалар вәкилләре...

Өлкән буын вәкилләре бүген район халкының өчтән берен тәшкил итә, ягъни 7131 кеше. Шуларның 700 дән артыгы ялгыз яши. Әлеге категория гражданнар җәмәгатьчелекнең игътибарына мохтаҗ. Аерым авыл җирлекләрендә ялгыз һәм мохтаҗ өлкәннәргә тиешле кайгырту күрелә. Район ветераннар советының күптән түгел генә узган пленумында совет рәисе Илгиз Низамов бу мәсьәләгә аерым тукталды. Рус Шуган авыл җирлегенә керүче Островка, Рус Смыловкасы, Тат. Смыловка авылларында ялгыз гомер итүче 12 өлкән кешегә ике социаль хезмәткәр билгеләнгән. Өлкәннәр авыл фельдшерының хезмәтеннән дә канәгать. Үрәзмәт җирлегенә караган Бүләк авылында яшәүче олы яшьтәге дүрт кешегә шулай ук социаль хезмәткәр беркетелгән, медицина работнигы Тат. Бүләр авылыннан ук килеп йөри. Шул ук җирлеккә керүче Яңа Үрәзмәт авылында исә 80 яшьтән өлкән биш әби турында (алар барысы да социаль хезмәткәр ярдәменә мохтаҗ) белүче, уйлаучы да юк. Крәш. Шуран җирлегендәге бу өлкәдәге проблема белән газета укучыларыбыз инде таныш. Моннан чыгып, шуны әйтергә кирәк: авылларда ялгыз яшәүче әби-бабайларга карата аерым игътибар сорала. Илгиз Хафизович бу уңайдан ветераннар арасында оешкан волонтерлык хәрәкәтенә зур өметләр баглавын әйтте. Социаль яклау бүлеге белән берлектә төзелгән волонтерлар төркеменә башкалар язмышына битараф булмаган иң актив ветераннар кертелгән. "Авыл җирлекләрендәге ветераннар оешмалары да волонтерлык хәрәкәтенә актив кушылырлар һәм ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрне язмыш кочагында ялгыз калдырмаслар дип уйлыйбыз" - диде Илгиз Низамов.
Соңгы елларда өлкән буын вәкилләренең җирлегебезнең социаль йөзен үзгәртүдәге роле дә арта бара. Алар районда барган яшелләндерү, төзекләндерү эшләрендә, чисталык өмәләрендә актив катнашалар. Узган ел, мәсәлән, "Кояшлы Ык" ял зонасында җәй буе дәвам иткән төзекләндерү эшләренә кушылдылар. Тойгелде, Метрәй, Мәлләтамак, Түбән Табын, Исәнсеф, Түреш һәм Катмыш авыллары зиратларын төзекләндерүгә зур игътибар бирелә икән, монда өлкәннәрнең һәм җирлектәге ветераннар советының да роле зур.

Өлкәннәрнең рухи дөньясын баету, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юнәлешендә алып барылган эшләр дә игътибарга лаек. Баек, Иске Карамалы, Яңа Карамалы, Мәлләтамак, Метрәй, Тойгелде авыл җирлекләрендә ветераннар өчен төрле түгәрәкләр, клублар оештырганнар. Өлкән буын вәкилләре катнашында үткән мәдәни чаралар да арта бара. Район ветераннарының "Сүнмәс дәрт" клубы составының яңаруы һәм үзешчәннәрнең активлыгы арту күзгә ташлана. Коллектив һәм аерым башкаручылар республика күләмендә җиңүләр яулыйлар.

Пленумда Тойгелде авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Равил Минһаҗевның чыгышы да тыңланды. Оешманы 14 ел җитәкләүче Равил Тәһауович, совет эшчәнлеге белән таныштырып, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсен, демографик проблеманы күтәрде. Җирлектә үткәрелүче чараларда өлкәннәрнең роле зур булуын әйтте. Баланлыда да өлкән буын вәкилләрен актив тормышка тартуның төрле юлларын эзлиләр. Авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова алар белән үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева пенсия түләүдәге яңалыклар белән таныштырды. Район башлыгы Рамил Муллин үз чыгышын районның социаль-икътисадый тормышындагы үзгәрешләр белән таныштырудан башлады. Җирлегебезне төзекләндерүдә, җәмәгать тормышында активлык күрсәткәннәре өчен өлкән буын вәкилләренә рәхмәтен җиткерде.

Пленумда район ветераннар советы һәм президиумы составына яңа членнар сайланды. Соңгы елларда "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубын җитәкләүче Наилә Сөләйманова - ветераннар советы президиумы члены һәм совет рәисе урынбасары, Метрәй авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Дамир Сәетов район ветераннар советы члены итеп сайланды. Үрәзмәт авыл җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Хәсән Вәлиевкә, Яңа Усы авыл җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Прокопий Романовка ветераннар советының Мактау грамотасы һәм истәлек бүләге тапшырылды.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама