Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ватан чакыруы буенча

Кичә Мөслим районыннан җиде егет Россия Кораллы көчләренә контракт нигезендә хезмәт итәргә алынды

Аларны озатырга килгән район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов һәрберсенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Россия өчен катлаулы чорда илебезне якларга алынган һәр егеткә рәхмәт җиткерәбез. Җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтыгыз, – диде ул.

Егетләр Казандагы “Патриот” җыелу пунктына юл алды. Регистрация үткәннән соң егетләрне баштанаяк киендерәләр, алар палаткалар, матраслар, аптечкалар, зур рюкзак белән тәэмин ителә. Моннан тыш районнан да аларга кирәкле әйберләр белән рюкзак тутырып җибәрелде. Казаннан егетләр хәрби частьларга озатыла.

Контракт нигезендә хезмәт итәргә теләк белдерүчеләр көннән-көн арта. Июнь-июль айларында аларга бер тапкыр бирелә торган түләү дә артты. Бу түләү 700 мең сумнан башлана.

Бүгенге көндә 100дән артык Мөслим егете контракт төзеп хезмәт итә, махсус хәрби операциядә 200дән артык егет катнаша. Районыбыздан контракт нигезендә хезмәт итәргә атна саен берничә кеше китә. Россия армиясендә мондый шартларда хезмәт итәргә теләүчеләргә муниципаль дәрәҗәдә дә ярдәм күрсәтелә.

Хәрби хезмәткә чакыру буенча район комиссиясенең резервтагы рәисе Илшат Яббаров әйтүенчә, махсус хәрби операциягә барырга теләк белдереп, егетләр Дәүләт хезмәтләре порталы аша да, баннерларда күрсәтелгән телефон буенча да мөрәҗәгать итә.

– Һәрберсе белән шәхси сөйләшәбез. Документларын тәртипкә китерергә, медицина тикшеренүе узарга ярдәм итәбез. Хезмәт вакытында да даими рәвештә элемтәдә торабыз, – ди Илшат Яббаров.

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең гаиләләре дә җитәкчеләрнең һәрдаим күз уңында. Кирәк булса, утын, печән кайтарту мәшәкатьләрен дә үз өстенә алалар.

– МХОдәге ир-егетләрнең гаиләләренә хөкүмәтебез тарафыннан да күптөрле ярдәм күрсәтелә: аларның балалары мәктәптә бушлай туклана, балалар бакчасына түләүдән азат ителә. “Урман иле” лагеренда бушлай ял итәргә 18 бала теләк белдерде, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова. 

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев