Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бурычлылар” дигән кара исемлектә кемнәр бар?

Янәдән әҗәтлеләр турында сөйлибез. Хезмәт күрсәтүче оешмалар нинди генә юл белән көрәшмәсен, суд приставлары нинди генә катгый чаралар күрмәсен, күпфатирлы йорт хуҗалары арасында әҗәтлеләр саны кимеми. Район башлыгы Рамил Муллин катнашында узган киңәшмәдә бу хакта җитди сөйләшү булды.

Әлегедәй сөйләшүләр һәр ай саен уздырылса да, әлегә үзгәреш бик сизелми кебек. Әҗәтлеләр исемлеге дә, бурыч суммасы да үзгәрешсез саклана. Бүген райондашларыбызның "Мөслим" идарәче компаниясенә - 2 млн сумнан артык, шулай ук ике контурлы газ котеллары өчен - 2 млн сумнан артык, район яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесенә 600 мең сум тирәсе бурычы бар. Исемлекләрнең күпчелегендә шул бер үк фатир хуҗаларының исемнәре кабатлана. Район башлыгы Рамил Муллин: "Әлеге проблеманы хәл итәр өчен, беренче чиратта, хезмәт күрсәтү оешмалараның эше төгәл һәм катгый чараларга нигезләнгән булырга тиеш", - диде. Явыз түләмәүчеләрнең һәркайсы судка бирелгән һәм суд приставлары тиешенчә эшләгән очракта гына хәлне җиңеләйтеп булачак. "Хезмәт күрсәтелгән икән, аның өчен акчаны җыя алмау бер генә оешма җитәкчесен дә бизәми", - дип ассызыклады район җитәкчелеге.

"Мөслим" идарәче компаниясе бүген 40ка якын явыз түләмәүче барлыгы турында хәбәр итә. Аларның гомуми әҗәт суммасы 597877,05 сумны тәшкил итә. Бәлки, үз исем-фамилиясен кара исемлектә күргән әлеге райондашларыбыз, оялырлар!? Равилә Бариева (12284,89 сум), Гөлнур Фәхретдинова (5347,17 сум), Гөлнара Виноградова (4596,71 сум), Хатыйп Хәйбрахманов (9644,53 сум), Әлфия Галиева (8426,74 сум), Гүзәлия Баһауова (9934,70 сум), Зөһрә Шәяхмәтова (7625,41 сум), Ландыш Җиһангирова (6326,44 сум), Миләүшә Заһирова (4395,85 сум), Илдар Хәйруллин (7242,26 сум), Яхъя Мөхәммәтдинов (6758,05 сум), Нәфис Хафизов (7877,37 сум), Мемет Керимов (15317,08 сум), Александр Сидоров (17452,96 сум), Григорий Сидоров (6759,30 сум), Булат Ситдыйков (17551,74 сум), Ләйсәния Мифтахова (27138,52 сум), Фәйрүзә Галиева (29535,98 сум), Радик Сафин (20448,41 сум), Ринат Әхмәтов (32442,96 сум), Руслан Заянов (9458,78 сум), Розалия Әсадуллина (10242,09 сум), Гөлнара Мәгъдәнова (9441,92 сум), Халидә Лотфуллина (24246,67 сум), Гөлдания Исламова (12070,88 сум), Руслан Латыпов (18433,72 сум), Гөлшат Гыймранова (31993,54 сум), Сания Камалетдинова (16084,61 сум), Эдуард Хантимеров (6347,08 сум), Артур Үтәбәев (6118,84 сум), Наилә Нургалиева (8261,31 сум), Мисхәт Бариев (4741,22 сум), Мәрьям Сибгатуллина (6622,18 сум), Илдар Гомәров (5161,02 сум), Айнур Базарбаев (6501,34 сум), Юрий Петров (16587,40 сум), Лиза Фәхразыева (10046,73 сум), Лилия Шакирова (28269,89 сум), Гөлфирә Сәлимова (5300,77 сум), Фәһим Салихов (9250,04 сум), Валентина Мәкъсутова (19330,32 сум), Роберт Мәүләуов (45534,74 сум), Гүзәлия Гатауллина (5639,75 сум), Гөлшат Сөләйманова (9409,48 сум), Лениза Фәтхуллина (15668,70 сум).

Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X